Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнет йолдызлары”: җитдилек һәм гайбәт арасында


Казандагы "Татмедиа"да “Татнет йолдызлары–2009” җиңүчеләрен котлау булды. Бер "йолдыз" Ирек Мортазин гайбәтен таратучы Жалауйтесь.руга бирелде. Хөкүмәтнеке дип саналучы проект “Иҗтимагый оешмалар” хисабыннан өченче урынны алды.

"Сәяси тоткын" катнашкан әхлаксыз, интим видео турында фикер алышулар анда әле дә дәвам итә. Шул турында фикер куерттырган сайт "татар" бүләгенә лаеклы булып чыкты.

Реаль тарихтан виртуальга

Тантанада Мәскәүдән Айнур Сибгатуллин да бар иде. Ул бәйгенең оештыру комитеты рәисе. Хокукчы булса да беренче чиратта Татнет активисты, татар пәрәвезенең "статисты" буларак билгеле. Аның йолдызы татар интернетында Татар тарихи җәмгыяте веб-проекты аша калыккан иде. Анннары ул реаль тарихтан виртуальга күчте. Айнур әфәнде бу нисбәттән милли интернет тарихы турында беренче һәм урысча китап авторы да.

Татарстан һәм татар халкы турында

Сибгатуллин бәйгесе 2003 елдан бирле оештырыла һәм ул татар сайтлары, веб-мастерлары арасында ярыш тудыра. Оештыручылар аны Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә Татарстан Республикасындагы һәм татар халкы тормышын яктыртучы мәгълүмат ресурсларын ачыклау өчен үткәрәбез, ди.

Татарча да, урысча да

Татар телендәге веб-проектларны яклаучы “Татар дөньясы”, “Мәгариф һэм фән”, “Туган тел” кебек махсус татартелле шәлкемнәре бар. “Масс-медиа”, “Мәгариф һәм фән”, “Мәдәният, сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү”, “Корпоратив сайтлар”, “ТР шәһәрләре һәм районнары”, “Иҗтимагый оешмалар” һәм урыстелле “Татар дөньясы” ("Татарский мир") кебек асылда урыс телендәге сайтлар ярыша торган бүлекләре дә бар.

Татарстан сайтлары шундый

Быел әйтик “Масс-медиа” шәлкемендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җиңде. “Мәгариф һәм фән” номинациясендә “УмКа” сәхифәсе, “Мәдәният, сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү” номинациясендә Бөек Ватан сугышы мемориал музее порталы беренче урынны алган. Ширкәтләрнең сайтлары арасында “IT Avenue” порталы беренче калган. Ә Татарстандагы шәһәр-районнарның порталлары арасында Казандагы gokazan.ru туристлык порталы алда калган.

Җитдиләр һәм гайбәтчеләр

"Гайбәт таратса" да, дәүләт чыганагына бәйле булган Жалуйтесь.ru “Иҗтимагый оешмалар” арасында исем яулады. Ул номинациядә исә беренче итеп "җитдиерәк" проектны сайлаганнар. - “Диалог Евразия” платформасының берничә телле проекты Dakazan.ru. Анысы билгеле сәясәт белгече һәм веб-мастер, узган елгы җиңүче Үзебез.орг порталын ясаган Илшат Сәетов продукты. Җиңүчеләр арасында Гүзәлия Тарханованың татарча мәгариф порталы да бар. Казанга бүләк алырга килүчеләр арасында "Үзбәкстан татарлары" проектын ясаучы Рамил Мусин да бар иде. Тик ул катнашкан урыстелле “Татар дөньясы” исемле шәлкемдә алдынгы булып Tatarlove.ru танышулар сайты калган.

“Татар дөньясы” Tnv.ru аша ... укыла

“Татар дөньясы” атлы татартелле номинациядә исә ТНВ телеканалы сайты беренче урынны алды. Котлау тантанасында катнашкан Тнв.ру вәкиле Раил Өметбаев бу нисбәттән "Азатлык"ка фикерләрен сөйләде. "Без тапшыруларны монитордан карарга да ярдәм итәбез. Радиобыз да шуннан эшли. Шулай ук текст итеп тә хәбәрләр бирәбез. Мульти-медиа журналистика жанрында эшлибез. Чит илләрдә дә, Русиядә дә татар безне карый, укый, тыңлый", диде ул. Өметбаев күп кулланучының Казаннан, Татарстаннан булуын да әйтә. "Күпләр инде телевизор карамый, алар интернет аша безнең хезмәтне куллана", диде ул. Шунысын да искәртик: ТНВ тапшырулары видеоформатта рәсми сайтта түгел, ә башка Corbina.tv кебек тапшыручы порталларда алып барыла. Tnv.ru исә шуларга сылтама биргән. Өметбаев, телевидение күрсәтүче бу билгеле сайтларның үз теләкләре белән Татарстан телеканалын эзләп табуын, матди таләпләрсез генә халыкка күрсәтүләрен сөйли.

Бернинди түләүсез

“Туган тел” атлы татартелле номинациядә tt.wikipedia.org кебек проект җиңүче дип табылган. Ул татарча мәгълүмат, белем тарата. Соңгысын элек латин графикасында һәм үзенчәлекле әдәби телдә язучы робот тутырып куйган иде. Соңгы елда исә аңа язучылар "кеше аңлый алырлык", ягъни кирилдә һәм мәктәпләрдә укытылган телдә яңа мәкаләләр өстәде. Бу изге эшне иҗтимагый язучылар, бернинди түләүсез үз теләкләре белән башкара.
XS
SM
MD
LG