Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили Кутаиси төбәк башлыгын вазифадан алды


Грузия президенты Михаил Саакашвили Кутаисидә булган фаҗига сәбәпле төбәк башлыгы Михаил Чоговадзене вазифадан алды. Мәгълүм булганча кичә Грузиянең Кутаиси төбәгендә советлар вакытыннан калган бер истәлекне динамит белән шартлату вакытында аның тирәсеннән узган бер хатын һәм аның 8 яшьлек кызы һәлак булган иде.

Грузия хөкүмәте өлкә парламентын Кутаисигә күчерү турында карар кабул иткәннән соң, яңа парламентны шәһәр истәлеге булган җиргә салырга планлаштырылган иде.

Катаисидә булган фаҗига белән бәйле тагын 10 кеше кулга алынды.

Фаҗигагә каршылык белдергән җирле халык, 21нче декябрьда протест чаралары уздырырга җыена.
XS
SM
MD
LG