Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Татарча веб-китапханә ачылды


Мониторга күп нәрсә сыя. Хәбәрләр дә, аудиоязмалар да, китапханә дә.

Мониторга күп нәрсә сыя. Хәбәрләр дә, аудиоязмалар да, китапханә дә.

Казанда Таткнигофонд.ру проектын тәкъдим иттеләр. Белем һәм әдәбият ерактагы татар каршына бара. Тик анда татарча укый алырлык татар калганмы? Укый белгәне дә укырга вакыт табармы? Укучылар аудиокитапханә дә көтә.

Таткнигофонд.ру проектын кулланучылар "искитәрлек бай" дип атарга өлгерде. Милли басмаларга Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән ерак һәм якын чит илләрдә дә ихтыяҗ зур. “Таткнигафонд” проекты ерактагы татарга якынна торып монитор аша китап укырга ярдәм итә. Аның бүген урнашкан адресы: tatknigafund.ru. Хәер, "проект исеме" кебек итеп тә җыярга була: tatknigofond.ru. Ул адрес та гамәлдә икән.

Проект турында

Бу турыда Татмедиа хезмәткәре Эльвира Әхмәтова белән сөйләштек. "Заманча мәгълүмати технологияләрнең үсеше китапларны саклау урыннарын булдыруның яңа юлларын эзләргә, кулланучылар файдалана алырлык ысуллар оештыруга этәрә. Менә татарча да электрон китапханәләр системасын гамәлгә кертү ярдәмендә тагын бер проект туды. Интернет челтәре аша төрле электрон документларны нәтиҗәле куллану һәм аларны ышанычлы саклау мөмкинлекләрен тудырган электрон китапханәләр бүгенге көндә бик актив оештырыла башлады. Татар да шуннан читтә калмый", ди ул.

Русиядә беренче

Татарстан Русиядә милли электрон китапханә системасын гамәлгә керткән беренче төбәк. Татарстанның эре китапханә фондларын, китап архивларын колачлаган әлеге проект “Таткнигафонд” дип атала. Ул Татарстан президенты ярдәме белән оештырылды. Хөкүмәт исеменнән дәүләт заказы белән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы чыкты.

Максаты

"Татар әдәбиятын популярлаштыру, милли мирасны саклауга булышлык күрсәтү. Кызыксыну белдергән барлык затларны, шул исәптән, төрле төбәк һәм өлкәләрендә, чит илләрдә яшәүче ватандашларны татар авторлары әсәрләре белән таныштыру. “Таткнигафонд” проектын гамәлгә кертү Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче матдәсенә туры китерелеп Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятын үстерү, телен һәм яшәү үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлдерелгән" ди оештыручылар. Нәшриятлар, китапханәләр һәм архивлар хисабына китаплар белән тулыландырып иң эре милли электрон китапханәгә әверелергә телиләр.

Авторлар хокукы

Проекттагы “конспект” куллану сервисы әсәрләрнең төп текстлары белән төрле яклап эшләү, китаплардан, авторлык хокукларын саклап, өземтәләр алу һәм аларны текст һәм мәкаләләр язганда файдалану мөмкинчелеген бирә. "Интеллектуаль милек турындагы кануннар таләбенә туры китереп тормышка ашыру нәшриятлар, рәсми затлар белән килешү нигезендә үтәлә", дип ассызыклый Эльвира Әхмәтова.

Гарәп хәрефендә 15 мең төрле китап кала

Татарлар, төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып, хәреф җыеп китап бастыра башлый. Аңарчы татарлар кулъязма китаплардан файдалана. Китапларның бәясе югары булуга карамастан, алар киң кулланылышта була. Проектны коручылар 1917 елга кадәр гарәп графикасы нигезендә 15 мең исемле китап бастырыла. Аларның гомуми тиражы 50 млн. данә тәшкил итә. Аларның да берничәсе сайтка куелган.

Бүген исә 1072 китап, берсе 1750 елгы

Татарстанда кырыктан артык татар китап нәшрияты эшли. Әйтик Татарстан китап нәшриятында бер елда йөздән артык китап һәм брошюра бастырылган. Шулай ук “Мәгариф”, “Заман”, “Милли китап”, “Яңалиф”, “Рухият” фонды, “Хәтер китабы” кебек нәшриятләр дә бар. Алар чыгарган 1072 китап сайтка эленгән. Классиклардан 252, бүгенге әдәбият бүлегенә 208 китап куелган. Тарих, балалар әдәбияте, "башкалар" кебек бүлекләр дә бар. Соңгы бүлеккә Әбелгази Баһадур ханның "Кулъязма китаптан француз теленә тәрҗемә ителгән татарларның шәҗәрәләре" исемле басма да куелган. Ул 1750 елгы булып тора. Шулай ук унтугызынчы гасырда басылган җәдвәл, белешмәләр дә бар. Татарстан китап нәшрияте чыгарган урысча китаплар да күзгә чалына.

Башка Нәзифә Кәримова

"Башкалар" бүлегендә Мәскәүдә яшәүче әдип һәм журналист Нәзифә Кәримова китабы да урын алган. "Сагынасыңмы, дип сорыйлар..." атлы китапта повесть, пьеса, хикәяләр урын алган..Кәримованың йөгерек, җор тел белән язылган повесть-хикәяләре тормышны җанлы итеп, истә калдырырлык образлар аша чагылдырган, диеп язылган. Аларда туган җирне, яшьлекне сагыну балачак хатирәләре белән үреп бирелгән.

Кирпеч хәтле китаплар кирәкми


Бу проектны Татар энциклопедиясына гыйбрәт диләр. Кеше китаптан бизгән вакытта, милли белешмәне кат-кат кирпеч итеп бастырыр өчен акча сорыйлар бит. Ник бастырырга, бастырсаң да аны кем кул ардырып ташыр? Дистә томлык энциклопедия бер дискка сыеп бетә ала яки ул интернетка инде әллә кайчан эленеп куела алыр иде. Шул ук максатка инеттагы Китап.нет.ру китапханәсе да хезмәт итә.

Аудиокитаплар да кирәк

Тик скептиклар укый торган китап киләчәген күрми. "Кирпеч кадәр зур китаплар турында сүз дә бармый. Инде хәзер монитордан да укучы кеше калмады. Кем вакыт уздырып китап укып утырсын, икенчедән читтә кем татарча укый белә соң? Пенсионерлармы? Яшь кеше исә татарча укый белмәсә дә, татарча тыңлый ала бит. Кесәсендәге плеерга колагын тоташтыра да, аудиоформатта тыңлап йөри ул аны. Шулай иттереп телне дә өйрәнә, авторларны да таный башлый. Тиз арада тыңлап була торган китаплар чыгарырга кирәк, татар әдәбиятен аудиога күчереп таратырга кирәк", диде Азатлык хәбәрчесенә аноним булып калырга теләгән бер IT-белгеч.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG