Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Сембердә диннәр арасында кытыршылыклар тудырыла кебек


Шәһәрнең нәкъ үзәгендә – элекке парк урынында 3 метр биеклектәге таш коймалар белән уратып алынган тулы бер шәһәр диярлек храмнар комплексы пәйда булган иде. Төзелешләр әле дә дәвам итә. Совет чорындагы “Ударно-комсомольская стройка”, диярсең.

Өлкә мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов бу комплекс белән янәшәдә мәчет тә төзү башлангычы белән чыккан иде. Өлкә башлыгы, чын мәгънәсендә яхшы кеше буларак, моңа фатиха да бирде. Ләкин аның бу карары храмнар комплексы хуҗасы протоиерей Алексий Скала тарафыннан кискен тәнкыйть утына тотылды.

"Мин, праваслау рухание буларак, үземнең паствам кебек үк, манарадан яңгыраучы азан тавышы мохитендә молиться итәргә теләмим. Шулай ук корбан канын түккән урын белән янәшәдә бөек причастие китерергә теләмим”, ди. Һәм бу рухани губернатордан мәчет өчен башка урын сайлауны да таләп итә.

Өлкәнең иң объектив газеты булып саналган “Симбирский курьер” газеты да, шушы шаукымга кушылып, “Юктан бар ителгән конфликт кемгә кирәк?” дигән язма белән чыкты. Анда өлешчә болай диелә: “Бу урында күптән көтелгән һәм шәһәргә бик кирәк булган тарихи архитектура үзәге булырга тиеш иде. “Барча изгеләр” храмы, Спас –Вознесен соборы, Пакрау монастыры, Праваслау погосты һәм шәһәрнең покровителе Андрей Блаженный кабере… Биредә аның һәйкәле дә ачылачак. Аннан тыш шушы тирәдә 1812-елгы Ватан сугышында Сембер ополчениесенең 200 еллыгы һәйкәлен кую да күздә тотыла.”

Газет язуынча, Скаланың мөрәҗәгате киң яңгыраш тапкан. Хәтта мөселманнар да биредә мәчет төзетүгә каршы икән. Бер мисал да китерелә. Авторының исеме әйтелмәгән бер өзек менә ничек яңгырый: “Мин мөселман кешесе буларак белдерәм: безгә христианнар белән капма-каршылык кирәкми, ә биредә мәчет төзетү – дошманлык тудыра ала”. Һәм газет бу фикергә “иң яхшысы” дигән бәя дә бирә.

Җилләрнең каян искәнен чамалау өчен, Алексий Скала янына барырга туры килде. Менә нинди сорауларга җавап табарга иде өметләр белән.

– Шушы тирәдә мәчет тә төзелүгә сез каршы икән дип ишеттем. Бу хак булса, ни белән нигезли аласыз? Нилектән урыслар – халык, ә татарлар народность булып кына санала? Русиядә дуслык, толерантлык турында сүз куертырга яраталар. Сезнең губернаторга мөрәҗәгатегез моңа каршы килмиме соң?

– Толерантлык дигән терминның икенче мәгънәсе дә бар: “организмның чит-ят тәэсирләргә каршы тору сәләтен югалтуы”. Икенчерәк әйтсәк, СПИД дияргә дә буладыр. Сезнеңчә бу термин мөселманнарга карата гына кулланылырга тиешме әллә?

– Урамда машиналар йөрүе христианнарга комачауламагач, ничек инде мөселманнарга гына комачаулый ала? Казан Кремлендә чиркәү белән мәчет бер-береннән ерак түгел, янәшә үк диярлек. Нигә мондый үзара ихтирам күренеше Сембердә мөмкин түгел?

– Сембер – борынгы татар каласы. Яңа Венецта Карл Маркс һәйкәле, мәсәлән, борынгы мөселман зираты өстендә тора. Мондый күренешләр күршеләргә карата да ихтирам кирәклеген аңлатмыймы? Бәлки “Халыклар дуслыгы” дигән төшенчәнең дә буш сүз түгеллеген күрсәтергә кирәктер?

Тик бу сорауларны биреп булмады. Алексий “атакай”ның “службасы” беткәнен олуг түземлелек белән көтәргә туры килсә дә. Арыган булып чыкты ул. Дүшәмбе көнне шалтыратырга кушты.

Шалтыраттым… Ләкин ул урынында юк булып чыкты. Аның урынына мөлаем гына тавышлы хатын-кыз җавап бирде. Аннан кәрәзле телефоны номерын сорарга туры килде. Ләкин бу телефон аша аның челтәрдә теркәлмәгәнлеге турында мәгълүмат кына ишетелде. Шулай итеп, бимазалаган сорауларга җавап алып булмады. Һәм зур абруйлы дин әһеленең “толерантлык” төшенчәсе турындагы фикерен дә.

XS
SM
MD
LG