Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай 2009 елны җиңүче булып тәмамлый


2009 елны һич шикләнүсез Кытай тантана иткән ел булды дип әйтергә мөмкин. Дөньяның җылынуына багышланган җыенда да, Иранга чикләүләр кертү нигезендә дә Пекин сүзен кистереп әйтте. Илнең икътисади көче арту сәбәпле, Кытай белән барысы да исәпләшә башлады.

Дөнья әлегә хәтле АКШ, Европа һәм Русия кебек көчле дәүләтләр тавышын гына ишетергә күнеккән иде. Һәм мөһим мәсьәләләр хәл ителгәндә нәкъ аларның фикерләре искә алынды.

Әмма 2009 елны сәхнә үзәгендә нәкъ Кытай торды кебек тоелды.

Пекин Копенһагендагы дөнья җылынуына каршы халыкара чарада мониторинг алып бару тәкъдименнән баш тартты. Табигый байлыкларны илгә күбрәк җәлеп итү өчен Үзәк Азия илләре белән элемтәләрне арттырды. Газүткәргеч ачылышында Кытай башлыгы үзе катнашты.

БМО генераль ассамблеясының Ираннан кеше хокуклары бозылуын туктатуны таләп иткән резолюцияне дә Кытай хупламады. Һәм моңа каршы сүз әйтүче булмады.

2009 елны барлык дөнья Кытайның “авызына гына карап торды”, чөнки ул үзенең икътисади көчен исбат итте.

Барлык илләр икътисади кризистан зарланганда, Кытайга ул артык тәэсир итмәде. Һәм Пекин кризистан нәкъ беренчеләрдән булып чыга башлады.

Кытайлар акчаны әрәм-шәрәм итми

Economist Intelligence Unit (EIU) белдерүенчә, Кытайның икътисад үсеше ел азагына 8% тәшкил итәчәк һәм үсеш алучы илләр арасында ул беренче булып бара.

EIUдагы Кытай белгече Гарез Леазер әйтүенчә, илнең икътисад үсеше хөкүмәтнең 2008 ел азагында банк системасына керткән өстенлекле программалары белән бәйле. Мисал өчен салымнар киметелде. Бу исә халыкны машиналар яисә башка зур товарлар алуына китерде. Әлеге хәл Кытайның быелгы икътисад үсеше нәтиҗәсе.

Билгеле булганча, кытайлар күп акчалары киләчәккә дип банкка салучы халык. Чөнки дәүләт аларга бушка медицина хезмәте дә, киләчәктә пенсия дә түләми. Шуңа халык керемнәренең күп өлешен туздырмыйча туплый бара. Башка бер генә илдә дә моның күзәтелгәне юк.

Банк ташламаларга бара

2009 елның беренче ярты еллыгында Кытай банклары халыкка 1,1 триллион доллар акча биргән. Ташламалы программалар сәбәпле, күпләр кредитка суыткычлар, компьютерлар, машиналар, хәтта яңа йортлар да алган.

Нәтиҗәдә быел беренче тапкыр кытайлар американнарны яңа машина сатып алу өлкәсендә узып киткән. Ел азагына Кытайда 12,8 миллион машина сатылыр дип фаразлана, Америкада бу сан – 10,3 миллион гына.

Кытай чит ил базарында керемнәрен азмы-күпме югалтса да, ил эчендә халыкның күп әйбер сатып алуы сәбәпле, бу артык сизелмәде.

Әлбәттә Кытай да барлык сәнәгать корылмаларын да саклап кала алмады. 15 миллион кытай эш урыннарын югалтты. Әмма илнең сәнәгате тотрыклы булу сәбәпле, ул тиз арада “күтәрелде”.

Леазер әйтүенчә, Кытайның үсеше башка илләр икътисадына да ярдәм итә. Чөнки сәнәгать ширкәтләре чит илдән тауарлар сатып ала. Бу исә башка илләрнең тотрыксызлыгына китерә.

Мисал өчен Европа илләренә килгәндә, 2009 елны икенче яртыеллыгында аларның Кытай һәм Көнчыгыш Азиягә экспорты 6,3% үсте.

Кытайның тиз арада тотрыклануы аның киләсе елга да инде үзенә төпле нигез булдыруны күрсәтә.

Кытай акчаны нефть-газга җибәрә

Пекин өчен төп максат булып чит илдән, аеруча да күрше Үзәк Азия илләреннән энергия байлыкларын алу тора.

14 декабрь көнне Төркмәнстан-Кытай гаүткәргече ачылышы да моңа дәлил булып тора. Анда Кытай башлыгы Ху Циньтао үзе катнашты. Шулай ук газ торбалары узучы Казакъстан, Үзбәкстан илләре президентлары да килгән иде.

Кытайның елны шактый тотрыклы тәмамлавы Копенһагендагы җыенда да аның сүзенең үтемлелегеннән күренде. Дөнья илләре һавага газ чыгаруны тикшерүдә тоту тәкъдиме белән чыккач, Кытай чит ил контроленнән катгый баш тартуын әйтте.

Бу исә һавага газ чыгаруны азайту өчен уртак юнәлешләр булдыруны күздә тоткан Көнбатыш илләренең ачуын чыгарды. Әмма Кытайның моңа исе китмәде төсле, үзенең икътисади көче сәбәпле, үз сүзен кистереп әйтергә хокуклы икәнен яхшы белә.

Кытайның алтын фонд байлыклары 2 триллион доллардан артты

Дөньякүләм мохиттә бәхәс тудырган тагын бер мәсьәлә булып Кытайның дәүләт акчасы – юань бәясе тора. Доллар белән чагыштырганда Пекин аның бәясен арттырмый. Шул сәбәпле, Кытай тауарлары бик арзан булып кала. Һәм башка илләр алар белән көндәшлек итә алмый.

Соңгы елларда Кытайның алтын фондлары 2,37 триллион долларны тәшкил итте. Ул үз акчаларын АКШ кыйммәтле кәгазьләренә дә кертте.

Әлеге инвестицияләр шул кадәр күп, хәтта Американ рәсмиләре Пекин аны алмасын өчен сөйләшүләр алып барды. Әгәр Кытай ул акчаларын чыгарган булса, бу Американ икътисадына шактый тәэсир итәчәк иде.

Кытай икътисадының киләчәге

Шуңа да карамастан, Кытайның 2009 елны икътисади яктан көчле булуы бу тарихның бер өлеше генә. Кытай шактый үзгәрә һәм киләчәк елларны аның нинди булачагын күзаллау аеруча да кызык.

Белгечләр әйтүенчә, соңгы 30 елда Кытай икътисадының шундый зур тизлек белән үсүе, эшче кулларның арзан булуы һәм чит илдә аларның товарларына ихтыяҗның зур булуы белән бәйле.

Әмма бу гомер буе шулай дәвам итә алмый. Чөнки ил алга бару сәбәпле, эшчеләрнең дә ихтыяҗлары арта. Алар хезмәт хакы артуын таләп итәчәк.

Леазер сүзләренчә, бу хәл инде хәзер үк күзәтелә.

“Күргәнегезчә, бигрәк тә соңгы биш елда Кытайдагы эшче кулларның бәясе зур тизлек белән арта. Шулай итеп, хәзер Кытайда чыгарылган уенчыклар, футболкалар, киемнәр һәм башка әйберләр ул кадәр үк арзан тормый”, ди ул.

Леазер фаразлавынча, киләчәктә үсешен дәвам иттерергә теләсә, Кытайга якын дистә елда үз икътисадын башкачарак төзәргә туры киләчәк. Ягъни эшчеләрнең хезмәт хакы артуы сәбәпле, кыйммәтрәк товар чыгару мәсьәләсе алга килеп баса.

Кытайны киләчәктә нәрсә көтүе күп сораулар тудыра. Урта сыйныф вәкилләренең артып, хакимияттән үз хокукларын дәгъвалаулары мөмкинме, билгесез?

Әмма бүгенге көндә 2009 ел Кытай өчен бик уңышлы тәмамлана. Глобаль икътисади кризистан Кытай җиңүче булып чыга.
XS
SM
MD
LG