Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:27

Сталинның тууына 130 ел тулу алдыннан Тукай бүләге иясе, язучы, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның “Репрессияләнгән татар әдипләре” дигән китабы дөнья күрде. “Халыкның әле дә Сталинга мөкиббән китүе йөрәгемә тия”, дип белдерә ул.

Дөрес, әлеге китап зур тираж белән чыкмаган. Татарстан китап нәшрияты аны 2 мең данәдә баскан. “Саны күп түгелдер. Әмма кызыксынган, бу хәлләр турында уйлана торган кешеләргә барып җитәр дип уйлыйм. Беренче чиратта, укытучылар, мәдәният тирәсендә эшләүчеләр өчен беренче мәртәбә тулысынча санап чыктым, 30 елларда Сталин репрессияләрендә безнең 50-дән артык язучы һәлак булган”, ди Рафаэль Мостафин.

Репрессияләнгән татар әдипләренә “Ватаным Татарстан” газеты иң беренчеләрдән булып игътибар итте. “Без дә укучыларга әлеге китаптан өзекләр тәкъдим итәргә булдык. Алар арасында сезгә яхшы таныш шәхесләргә багышланган бүлекләр дә, соңрак хәтердән җуелганнары хакында да булыр”, ди “Ватаным Татарстан”.

Чәчләр үрә торырлык чор


“Йөрәк ярасы” сәхифәсендә газет әлеге китаптан Фәтхи Бурнаш язмышына багышланган бүлекне иң беренче булып тәкъдим итә. 1930 елның 17 июнендә Бурнашны да, "уң тайпылышта", "буржуаз милләтчелектә" гаепләп, партиядән чыгаралар. Ул, төннәр буе йокламыйча, кулга алынуны көтеп ята.

Менә шулай язмышы кыл өстендә торган чакта ГПУ исеменә аның өстеннән шикаять килеп керә. Монда язучы "солтангалиевчеләр" белән тыгыз элемтәдә булуда, алар кулга алынгач, Борындыков һәм Солтангалиев гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүдә гаепләнә. Ул чор өчен моннан да яман, моннан да куркыныч гаепләүне күз алдына да китереп булмас иде...

Шундый яман яланы кем яккан дисезме? Бурнашның тормыш иптәше, сөекле хатыны, бөек артист, татар сәхнәсенең йөзек кашы Фатыйма Ильская... Алар 1928 елда өйләнешәләр һәм бергә өч ел чамасы яшиләр. Әгәр әлеге шикаятьне үз күзләрем белән КГБ архивында күрмәсәм, ышанмас идем, ди автор.

“Фәтхи Бурнашның шәхси эшен актарганда аның (Ф.Ильскаяның – Н.А) доносын күргәч, исләрем китте, чәчләрем үрә торды. Берничә көн элек аны “Черек күлгә” чакырганнар. Күрәсең, бәлки мәҗбүр иткәннәрдер, бәлки куркытканнардыр. Монда да “Черек күл”дәге хезмәткәрләрнең кулы уйнагандыр дип уйлыйм мин”, ди Рафаэль Мостафин.

Шабай күзен ачкан

“Репрессияләнгән татар әдипләре” дигән китап Мин Шабай язмышы белән башлана. Аннан соң Фатих Кәрим бара. “Мин Шабай исән кайта алса да, физик яктан изелгән, рухы сындырылган, чак-чак исән калган иде. Заманында миңа аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга туры килде. Ул мине бу темага алып керде. Шуңа күрә, бу китапны Мин Шабайдан башладым”, ди Рафаэль Мостафин.

Китап 50-дән артык әдипнең язмышы турында. “Моңа кадәр аларны беркем дә санамаган. Мин 90-нчы елларны КГБ архивларында казындым. Ул вакытта анда керергә мөмкин иде. Хәзер кертмиләр дә. Шуннан тапканнарын гына яздым. Аларның төгәл санын алу киләчәк эше. Бу китапны беренче тәҗрибә дип кенә саныйм”, ди Рафаэль Мостафин.

Халык әле дә үз көченә ышанмый


Мостафинны Сталин туган көн алдыннан Русиянең НТВ каналындагы ток-шоу нәтиҗәләре нык гаҗәпләндергән. Әлеге тапшыру вакытында 30%-лап халык “Сталин безнең белән” дип белдерде.

“Элек-электән патшага, түрәгә баш ию кебек нәрсә яшәп килгән. Царизм традицияләре була инде бу. Бу феодолизм чорыннан килә торган гадәт. Күрәсең, кеше үтерсә дә, нәрсә генә кылса да түрә түрә булып кала. Кайберәүләр патшага ышануны Сталинны зурлау белән дәвам итәләр дип уйлыйм мин”, ди Рафаэль Мостафин.

Халыкның үз көченә ышанмавы, гел бастырылып һәм изелеп килүе дә Сталин идеологиясеннән аерыла алмауга һәм ул чорны дөрес бәяләмәүгә китерә дип белдерә ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG