Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чик низагын Иран-Гыйрак шурасы тикшерәчәк


Американ югары хәрби рәсмие Майк Мүллән Иран хәрбиләренең Гыйрак җирендәге бер нефть ятмасына кереп, анда үз контролен урнаштырырга теләвенә ризасызлык белдерде. Ул әлеге низагка Иран белән Гыйрак бергә чишелеш табарга тиеш дигән фикердә. Иран хәрбиләре кичә низаглы җирдән бераз кире чигенүе белдерелгән иде.

Гыйрак хөкүмәт сүзчесе Али әл-Даббаг, низаг тудырган җирнең кайсы илнеке булу турындагы мәсьәләнең махсус шура тарафыннан тикшереләчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG