Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили хөкүмәткә яңа үзгәрешләр кертте


Грузия президенты Михаил Саакашвили 21 декабрьдә хөкүмәткә үзгәрешләр кертте.

Саакашвили элек тышкы эшләр министрлыгында эшләгән Хатуна Калмахеледзене Җазаларның үтәлеше һәм хокукый ярдәм министрлыгына күчерде. Калмахеледзе Америкада укыган иде.

Җазаларның үтәлеше һәм хокукый ярдәм министрлыгы башлыгы Дмитрий Шашкин исә, 7 декабрьдә мәгърифәт министрлыгына билгеләнгән иде.

Моннан кала депутат Папуна Давитая исә диаспорaдан җаваплы министрлыкка билгеләнде.
XS
SM
MD
LG