Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:11

Романия коммунизмнан котылуның 20 еллыгын бәйрәм итә


Романия Николай Чавушескуның үтерелүе белән бәйле булган канлы баш күтәрү хәрәкәтенең 20 еллыгын төрле чаралар белән билгеләп уза. Инкыйлаб хәрәкәте башланган Тимишиоара шәһәрендә һәм башкала Бухaрестта баш күтәрү вакытында һәлак булган кешеләр искә алынды һәм демократиянең әһәмиятенә басым ясалды.

Яңа гына президент вазифасына сайланган Траян Басескуда ант итү мәрасимен бүгенгә туры китереп, халык алдында президентлык өчен ант итте.

20 ел элек булган хәлләр Бухaрестта күргәзмә һәм башка чаралар белән искә алына. Салкын һавага карамыйча, университет мәйданында җыенган халык демократия юлында корбан киткән кешеләр һәм аларның язып калдырган сүзләре, икенче якта, баш күтәрү вакытында фотога төшерелгән күренешләр һәм рәсемнәр 20 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерде.

Романиядә 1989 елның 16 декабрендә башланган һәм көннәр буе дәвам иткән коммунизм режимына каршы башланган вакыйгаларда меңнән артык кеше һәлак булды. Вакыйгада шулай ук, 25 ел буе ил идарәсен үз кулында тоткан Николай Чавушеску һәм аның хатыны шул ук елның 25 декабрендә үлемгә хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG