Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозициядәгеләр эше мәхкәмәгә җибәрелде


Башкортстан оппозициясе лидерлары Айрат Дилмөхәмммәтов һәм Роберт Заһреевның җинаять эшләре мәхкәмәгә җибәрелде. Алар экстремистлыкта гаепләнә.

Айрат Дилмөхәммәтов бәйсез “Мәйдан” газетында террор һәм көч куллануны аклаган язмалары өчен, Роберт Заһреев шул язмаларны “Ревинформ” интернет сәхифәсенә куюы өчен гаепләнә. Алар өч матдә: терроризмга чакыру, милләткә, дингә карап аерым төркем кешеләренә әхлакый зыян салу һәм мәгълүмат чарасы аша экстремизмга чакыруда гаепләнә.

Айрат Дилмөхәммәтов та, Роберт Заһреев та үзләрен гаепсез дип саный. Дилмөхәммәтов “Мәйдан” газетына, Заһреев бәйсез “Ревинформ” интернет сәхифәсенә кысылышы булмауларын белдерде. Мәхкәмә утырышы узачак көн әлегә билгеләнмәгән.
XS
SM
MD
LG