Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү морзалары – танылган татарлар


Мәскәүдә инде берничә ел татар-башкорт морзалар мәҗлесенең бүлекчәсе эшләп килә. Алар татар мәдәни үзәгендә морзалар өчен төрле очрашулар уздыралар. Мәскәү морзаларының узган шимбә очрашулары Кудашевлар, Терегуловлар, Әюповлар, Акчуриннар фамилияләренә багышлап уздырылды.

Терегуловлар нәселе турында Русиянең фәннәр академиясе академигы, Океонология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин сөйләде. "Безнең нәсел башында фамилиябез Терегуловлар булган. Ләкин минем әтием - заманында Бауман исемендәге институт профессоры Искәндәр Нигъмәтулла улы, фамилиясен дә Нигъмәтуллин дип яздыра. Шуннан инде Терегуловлар шәҗәрәсендә Нигъмәтуллиннар тармагы да килеп чыккан", диде.

Ул шулай ук әнисе ягыннан булган бабасының гомер буе укытучы булып эшләвен, Троицкий шәһәренең мәртәбәле гражданины булуы турында сөйләп, бик горурлануын белдереп, ул таныклыкны һәм нәсел шәҗәрәсенә кергән әби-бабаларының фоторәсемнәрен дә экранда күрсәтте. "Нәсел җебе өзелми. Әти ягыннан минем әбием Кәримә исемле булган, без кызыбызны Кәримә дип атадык. Ә инде хәзер улымның кызына минем әнием исемен биреп, Галия дип куштык. Балаларыбызга да оныкларыбызга да беренче чиратта татар телен өйрәтәбез", диде Роберт Нигъмәтуллин.

"Нигъмәтуллиннар, Терегуловлар исеме татар тарихында билгеле исем. Беренче табиблар да Терегуловлар булган. Минем әтинең туганнан туган бер абыйсы Терегулов фашистларга каршы сугышта әсир төшә. Соңыннан Французларның каршылык армиясе сафларында көрәшә. Ниндидер юллар белән Муса Җәлилнең әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләреннән» бер шигырь дәфтәре аның кулына килеп керә.

Роберт Нигъмәтуллин
«Смерш» тентүләреннән дә саклап калып, язучыларга тапшырыр өчен ул аны Уфага алып кайта. Казанга алып барып амәнәтне тапшыру бәхетенә дә ирешә. Ләкин икенче көнне үк өенә килеп аны кулга алалар, сугыштан исән кайткан кешене үз илендә атып та үтерәләр. Безнең нәселдә шундый аянычлы истәлекләр дә бар", диде Роберт Нигмәтуллин.

500 елдан артык тарихы булган, Кудашевларның нәсел башы Туктамышка барып тоташа. Аннан инде Чынгызханга да күп калмый диде, нәсел чыбыклары, гаиләсенең тарихы турында сөйләгән Ренат Кудашев. Аның җиде оныгы бар, ә менә иң кечкенәсенә тарихи - Кубрат исеме биргәннәр. Без Ренат Кудашевка берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек.

«Мәскәүдә морзалар нәселе күп. Алар - Акчуриннар, Дашкиннар, Кудашевлар, Әюповлар, Еникиевлар, Нигъмәтуллинар. Морзалар халыкка хезмәт иткән. Алар үзләренең белемгә омтылулары белән аерылып торганнардыр. Хәзерге вакытта инде биредәге морзаларның күбесе читтән – Башкортстаннан. Пенза өлкәсеннән килгәннәр. Аларның күбесен Мәскәүгә эшкә чакырып китергәннәр», диде ул.

Оныкларыгыз күп инде сезнең, алар үзләренең морза нәселеннән булуларын беләме, ничек карыйлар? дип тә сорадык. «Беләләр. Морза булулары белән горурланалар. Бу тәрбия эшендә бик зур роль уйный», диде Ренат Кудашев.

Ренат Кудаешв һәм Рәсим Акчурин
Морзалар тагын кайда бар, сез аралашасызмы дигәнгә Ренат Кудашев болай диде:«Морзалар оешмасы Уфада да, Казанда да, Петербурда да бар. Без аралашып, ярдәмләшеп яшибез», диде.

Ә инде герб, шәҗәрәләр борынгыдан калганмы, әллә инде үзегез ясатып, үзегез язасызмы дигәнгә Ренат әфәнде:
«Ул герблар, шәҗәрәләрне үзебез язмыйбыз, алар инде тарихы китапларга, морзалар турындагы мәгълүматларга кертелгән. Күп кенә морзаларның үз герблары бар. Алар инде 200дән артык ел буена шулай кабул ителгәнчә үзгәртелми», диде Ренат Кудашев.

"Без – морзалар, Башкортстанга бик рәхмәтле. Чөнки хәзерге Пенза өлкәсе җирләреннән чыгарылгач, морзаларга Башкортстан биләгән урыннарда җир сатып алу хокукы бирелә. Морзалар үз якларыннан Башкортстанга белем китергәннәр. Танылган укытучылар булып эшләгәннәр.

Башкортларның милли герое Салават Юлаев та бит шигырьләрен татар телендә язган. Аны уку-язуга әтисенең дүртенче хатыны булган, мишәр хатыны Кутушева өйрәткән. Менә ул Салаватның әнисе булганмы, юкмы ул турыда мәгълүмат юк. Без Башкорт тарханнары белән бергәләшеп, аралашып яшибез. Безнең оешма да хәзер «Төрки морзалар оешмасы» дип атала", диде Ренат Кудашев.
XS
SM
MD
LG