Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:33

Әхмәдиниҗат атом сынавы планы булуын кире кага


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Тәһранның атом сынавы үткәрергә җыенуы турындагы документны ялган дип кире какты.

Узган атнада “The Times” газеты 4 елда өлешчә атом бомбасын сынау турындагы 2007 елгы планны кулга төшерүен белдергән иде.

АКШның ABC News телевидениесенә интервьюда Әхмәдиниҗат газетның бу хәбәре “нигездә дөрес түгел” диде.

Әхмәдиниҗат бу документны АКШ хөкүмәте оештырган ялган дип атады.

Ак Йорт вәкиле Дэвид Алексрод бу гаепләүне кире какты.

XS
SM
MD
LG