Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның күңел кылларында уйнау


Бер төркем татар яшьләре Татарстанның суверенлыгы, конституциясе, татар мәктәбе, югары уку йорты юк ителде дип белдерә. Алар әлеге сүзләрне кабер ташлары төшерелгән плакатларга язып Бауман урамыннан Казан Кирмәненә кадәр марш оештырды.

Чараны “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырды. Яшьләр бу маршны татар маршы дип атамый. Бәйсезлегебезне, конституциябезне, югары уку йортын, татар мәктәпләребезне югалтуга сыкрау гына белдерәбез, ди алар. Шуңа яшьләрнең чираттагы чарасы сыкрау маршы дип аталган. Анда 10-лап кеше катнашкан.

Татар теле астында сорау?

Яшьләр “татар теле” сүзен дә кабер ташына язганнар. Әмма сүз астына сорау билгесе куелган. Моның аша алар татар теленең язмышы билгесез булуын, күп нәрсәнең халыкның үзеннән торуын күрсәтергә теләгән.

Чараны оештыручы Наил Нәбиуллин сүзләренчә, халык алга таба да туган теленә карата битараф булса, бәйсезлекне, конституцияне югалткан кебек телен дә югалта ала.

“Акциянең төп максаты – халыкта битарафлык хисен бетерү. Монда башка халыкларга каршы бер сүз дә әйтелмәде. Акция татарларның үзләренә юнәлтелде”, ди Наил Нәбиуллин.

Татар йоклаганмы, үлгәнме?

Сыкрау маршында катнашучылар саны бер дистәгә дә тулып бетми. Моны оештыручылар халыкның битарафлыгыннан күрә.

“Мәҗлесләрдә, дискәтүкләргә 500-ләп кеше җыела. Татар телен якларга халыкның күпләп чыкмавын аңлап бетерә алмыйм. Бу татарның бүгенге хәлен күрсәтеп тора. Татарның дәүләтсез, телсез, мескен халыкчыкка әйләнеп баруын сөйли. Әмма бу көнне бик салкын иде, аннан студентларның сессия вакыты”, ди Нәбиуллин.

“Азатлык” яшьләре фикеренчә, алар кабер ташлары аша халыкның кылларына чиртмәкче. “Шул кабер ташларына карап, бәлки, минем телем бетеп бара бит дип уйлана башларлар”, ди Наил Нәбиуллин.

Яшьләрне Кирмәнгә кертмәгәннәр

Әмма яшьләрне Кирмән эчендә урнашкан Сөембикә манарасы янына кадәр кертмәгәннәр. Яшьләр фикеренчә, татар теле өчен сыкраучыларны туристларга күрсәтергә теләмәгәннәр.

“Азатлык” яшьләре бер плакатка “Сынган кылыч, суынган көл – минем илем икән. Кабер ташында “үлгән тел” – минем телем икән” дигән шигырь юлларын да язып алып чыккан. Әлифба китабын да күтәреп алып барган.
Наил Нәбиуллин белдерүенчә, мондый акцияләр киләчәктә тә булып торачак.


XS
SM
MD
LG