Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Русиядә илдән читкә чыгу паспортлары 10 елга биреләчәк


Русиядә электрон мәгълуматлы илдән читкә чыгу паспортының мөддәте 10 елга кадәр озайтыла.

Президент Дмитрий Медведев имзалаган бу канун 1 марттан гамәлгә керә.

Шул ук вакытта электрон мәгълумат теркәлмәгән паспортлар алу мөмкинлеге дә саклана.

Медведев шулай ук канунга яңа паспорт ясаганда искесен хакимияткә тапшыруны таләп итүне бетерүче үзгәреш кертү карарын да имзалады.

XS
SM
MD
LG