Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

Ашгабад белән Мәскәү газүткәргечтәге шартлау нәтиҗәсендә 9 ай буе тукталып торган газ тәэминәтен яңарту турында килеште. Төркмәнстаннан Русиягә газ кудыруны яңарту килешүе Ашгабадка Русия президенты Дмитрий Медведев килгәч имзаланды.

Төркмәнстаннан Русиягә газ кудыруны яңарту турындагы килешү Ашгабадка Русия президенты Дмитрий Медведев килгәч имзаланды.

Газ кудыру апрель аенда газүткәргечтә шартлау булганнан соң тукталган иде. Төркмәнстан ул шартлау өчен Русияне гаепләде. Ул шартлау Төркмәнстаннан Русиягә кудырылучы газ бәясе турында бәхәсләр барган чакка туры килде һәм ике ил арасындагы киеренкелекне тагын да көчәйтеп җибәрде.

Бу айда исә Төркмәнстаннан Кытайга газ кудыручы яңа үткәргеч ачылды. Кытай үткәргече ачылганнан соң күп тә үтмәстән Ашгабадка килгән Медведев Төркмәнстанны “якын дус” дип атады.

Русия президенты белән бергә Ашгабадка Газпромның башкарма мөдире урынбасары Александр Медведев та килде.

Аның әйтүенчә, тарафлар Русиягә газ кудыруны “2010 елның 1 гыйнварыннан башлап, әмма 10 гыйнвардан да соңгы калмый” яңартырга килешкән.

Килешү нигезендә Төркмәнстан Русиягә елына 30 миллиард шакмак метр газ кудырачак. Бу соңгы еллардагы еллык күләмнең өчтән икесе чамасы. Әмма бу күләм киләсе елга гына карыймы яки алдагы берничә ел күздә тотыламы икәне ачык итеп әйтелмәде.

Русия президенты төркмән газының Европа газ базарындагы шартларга карап бәяләнәчәген әйтте.

“Тарихта беренче мәртәбә Русия-Төркмәнстан газ мөнәсәбәтләре Европа газ базарындагы шатрларга тулысынча җавап бирүче бәя формуласына нигезләнәчәк”, - диде Медведев.

Мәскәү белән Ашгабад арасында айларча дәвам иткән газ бәхәсе төркмән газын бәяләү мәсьәләсенә бәйле иде. Төркмәнстан Русиядән газ өчен гамәлдәге килешүдә күрсәтелгән “Европа” бәясен түләүне таләп итте. Русия исә дөнья базарында газ бәяләренең төшүенә сылтау итеп төркмән газының да бәясе төшәргә тиешлегенә басым ясады.

Бу килешү нигезендә Газпром 2028 елга кадәр Төркмәнстаннан ел саен 65 миллиард шакмак метр газ алырга тиеш иде.

Әмма Төркмәнстанны Русия белән тоташтыручы төп үткәргечтә апрель аенда булган шартлаудан соң Русиягә газ кудыру гомумән туктап калды.

Төркмәнстан Русия ягы үткәргечтә газ кабул итүне кисәк киметү сәбәпле төркмән ягындагы үткәргеч басымга түзә алмый шартлаган ди.

Аналитиклар исәпләвенчә, газ кудыру тукталу сәбәпле Төркмәнстан ай саен 1 миллиард доллар югалткан.

Үзәк Азиядән газны читкә кудыру юллары моңарчы тулысынча диярлек Русия карамагында иде. Әмма 14 декабрьдә төркмән газын Кытайга кудыручы яңа үткәргез ачылды.

Көнчыгыш Төркмәнстаннан газны Үзбәкстан һәм Казакстан аша Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгенә кудыручы ул үткәргечне ачу тантанасында Кытай, казак, төркмән һәм үзбәк президентлары катнашты.

Төкмәнстан-Кытай үткәргече аша кудырылучы еллык газ күләмен 2012 елга 40 миллиард шакмак метрга җиткерү планлаштырылган.

Бу ай ахырында Иранга газ кудыручы үткәргеч тә ачылырга тиеш. Анысы аша Төркмәнстан елына тагын 8 миллиард шакмак метр газ сатачак.

XS
SM
MD
LG