Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:20

Амур өлкәсенә губернатор итеп Казан кешесе Николай Колесов билгеләнгәч, Татарстаннан күп кенә түрә читтән бәхет, абруй, байлык эзләп Ерак Шәрыкка агылды. Китеп баруларның, ничек кенә теләсәләр дә, тиз арада кайтулары икеле.

Татарстаннарга таныш булган Минкина, Белов, Тураев, Титов, Гайнетдиновның иң зур теләге хәзер исән-сау кире туган якларына әйләнеп кайту. Чөнки аларның һәрберсенә 4-әр ел төрмә яный. Амур өлкәсенең Благовещение шәһәре мәхкәмәсе хөкем карарын 28 декабрьдә чыгарачак дип көтелә. Гаепләнүчеләр үзләре исә, әлеге эшнең быел тәмамланачагына ышанмый. Шуңа да Яңа елны туган яктан 6000 мең чакрымда үткәрәсе булыр мөгаен, ди.

Татарстаннар күп вакыт Колесов төркеменә битараф булды. Чөнки алар гаеплеме, юкмы беркемгә билгеле түгел. Әмма соңгы вакытта исә, татар җәмәгатьчелегенең Амурдагы Казан түрәләрен яклавы күзәтелә.

Узган атнада “Яңа гасыр” хәтта Ерак Шәрыкка кадәр барып, хөкем көтүче турында күңелгә үтеп керерлек видеоязма эшләде.

Биредә гаепләнүче һәр түрә үзенең гаепле түгеллеген һәм Амур халкына тугры хезмәт итүен әйтә.

Эшләргә ирек бирмәделәр

Татарстаннар күңеленә хезмәт һәм мәшгульлек министры урынбасары булып кереп калган Гүзәлия Минкина Амур өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара иде. Әмма 2009 ел гыйнварында эшеннән алынды. Кызганыч күбрәк эшләп калырга вакыт бирмәделәр, ди ул.

“Мин бернигә дә үкенмим. Шунысы кызганыч, яхшылап эшләргә ирек бирмәделәр. Монда миңа һәрдаим үзеңнең дөя түгеллеген аңлатып утырырга кирәк. Мин исә монда эшләргә дип килдем. Әмма хәзер менә без дөнья җимерттереп эшләр урынына, эшсез хөкем карары көтеп утырабыз”, ди Гүзәлия Минкина.

Казанда ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы булып эшләгән Равил Тураев, Амурда безне мондый язмыш көтәр дип һич уйламаган идем ди.

“Амурга эшкә килгәч үк, халык безне битараф кабул итте. Камчаткага кунакка чакырганда, исә мин бу сәфәрнең болай тәмамланачагын уйламаган идем”, ди Тураев.

Ул бу гаепләүләрне аеруча авыр кичерә. Чөнки аны Камчаткага сәфәрне оештырып йөрүдә гаеплиләр.

Нахакка гаепләнгәннәр

Гаепләнүчеләрнең яклаучысы Айрат Хикматуллин, әлеге сәфәрнең эшлекле булуында шик юк, ди. Аның сүзләренчә, түрәләр Камчаткада хөкүмәт вәкилләре белән очрашкан, шәһәрнең тарихи урыннары белән танышкан. Җитәкчелекнең хастаханә очкычында очуында да җинаять эше кузгатырлык канун бозу юк, ди ул. Хастаханәгә бу акчалар кайтарылмаган очракта да, бу бары тик бюджет акчаларын тиешле максатта кулланмау мәддәсенә карый. Әмма биредә миллион ярым сумнан артык акча турында сүз барганда гына, җинаять эше кузгатырга була.

Шулай ук Хикмәтуллин, гаепләү кәгазендә дәлилләнмәгән фактларның булуын әйтә. Аның сүзләренчә, гаепләнүчеләр “термаль су белән тутырылган бассейннарда коенмаган, базарларга чыгып әйбер сатып алмаган, кызыл икра ашамаган. Болар барысы да ялган. Шуңа күрә мәхкәмә 28 декабрьдә бары тик гаепләүчеләрне аклаучы карар чыгарырга тиеш”, ди яклаучы.

Татарстаннан барган журналистлар Амурдагы Казан түрәләренең туган якларын сагынулары турында әйтә. Моңа ышандырыр өчен гаепләнүчеләрнең берсе суыткычыннан казылык, чәкчәк тә чыгарып күрсәтте. Бигрәк тә алар Казанда калган балалары һәм оныкларын сагына икән. Әмма әле берничә ел элек еракка эшләргә дип киткәндә бу турыда азрак уйланган.

Казан түрәләренең абруен күтәрер өчен, телевидения хәбәрчесе өлкә тарихын да сөйләп китте. Янәсе Амур ягы шаулы як. Биредә 15 ел эчендә инде 9 губернатор алышынган. Аның сүзләренчә, Амурда Колесов һәм аның командасы турында хәзер беркем искә алмый, бары тик аларның эшләгән изгелекләре генә күзгә ташлана. Бу хастаханәнең яңа хирургия бүлеге, зур концерт залы һ. б.

"Безне кире кабул итегез"


Гүзәлия Минкина сүзләренчә,бүгенгә аның иң зур хыялы Яңа елны Казанда туганнары белән бергә каршы алу. Әмма бу чынга ашмаслык хыялга ошаган ди ул.

“Балаларым “кайчанга билет алдын 28, әллә 29 декабрьгәме” дип сорый. Моннан тиз генә китүе әле икеле. Әлегә без туган якларга сезнең аша сәламнәр генә юллый алабыз. Әмма мәхкәмә безне яклап карар чыгарса, үз ватаныбызга горурланып, безне кире үзегезгә кабул итегез дип кайта алыр идек”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG