Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом килешүен ел ахырынача кабул итү таләбен кире кага


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат АКШның Тәһранга куйган баетылган уранга атом ягулыгын алмаштыру турындагы БМО тәкъдимен бу ел ахырына кадәр кабул итү таләбен кире какты.

Әхмәдиниҗат моны илнең көньягындагы Шираз шәһәрендә үз тарафдарлары алдында чыгыш ясаганда әйтте.

БМО тәкъдиме Иранның атом коралы ясау өчен кулланылырга мөмкин баетылган уранын киметүне максат итә.
XS
SM
MD
LG