Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21

Сербия Европа Берлегенә кушылу мөрәҗәгатен тапшырды


Балкандагы сугышлар тәмамлануга 10 ел тулганда, Сербия президенты Борис Тадич Стокһольмга килеп Сербиянең Европа Берлегенә кушылу турындагы рәсми мөрәҗәгатен тапшырды. Швеция бу елның икенче яртысында Берлектә рәислек итә.

Белградның Босния сугышындагы сугыш җинаятьләрендә гаепләнүче Босния сербы, генерал Ратко Младичны тота алмавы Сербиянең Берлеккә кушылу омтылышларына комачаулап килде.

Шулай да БМО мәхкамәсенең сугыш җинаятьләре прокуроры Белградның мәхкамә белән хезмәттәшлеге арта баруын белдергәннән соң бу айда Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Сербия белән сәүдә килешүенә һәм якынрак мөнәсәбәтләр урнаштыруга каршы булмауларын белдерде.

XS
SM
MD
LG