Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бутырка төрмәсе: сәяси тоткыннар "таш капчыкта" утыра


Узган айда Мәскәүнең Бутырка төрмәсендә Hermitage Capital фондының хокукчысы Сергей Магнитскийның үлеме төрмәдә һәм тикшерү изоляторындагы шартлар турында җәмгыятьтә төрле каршылыклар тудырды. Тыелган национал большевиклар партиясенең элек Мәскәү бүлеген җитәкләгән Роман Попков Бутырка төрмәсендә ике елдан артык утырган.

Роман Попков хокукчы Сергей Магнитский үлемен тикшерүгә ярдәм итә алуына ышана. Чөнки ул Магниткский утырган төрмәдәге махсус корпуска ябылган булган.

- Мин Магнитский кебек үк шул ук үзәк Бутырканың икенче корпусында утырдым һәм андагы хәлләр бик таныш. Аның көндәлеген укыганда мин бер елда бернәрсә дә үзгәрмәгәнен аңладым. Шул ук караңгы бүлмәләр, гомумән алганда бу җәзалау корпусы дип әйтергә мөмкин.

Бутырканың күп өлеше 20-25 ятак булган зур бүлмәләрдән тора. Һәм андагы шартлар әле әзме-күпме яхшы. Әмма икенче корпуста озак еллар дәвамында бернәрсә дә үзгәрмәгән. Шул ук 4-6 кешегә исәпләнгән кечкенә бүлмәләр. Аларга тәэсирле җинаятьчеләрдән тыш сәяси тоткыннар (күпчелектә национал большевиклар – Р.П) һәм хәзер күргәнебезчә, бизнес вәкилләре утыртыла.

- Ә ни өчен нәкъ икенче корпус?

- Анда кешеләрне бары бер максат белән генә ябалар: “сындыру”, сәламәтлекләрен какшату өчен. 20-25 кешелек бүлмәләрдә ничектер җиңелерәк. Кешеләр бер-берсенә ярдәм итә. Хәтта төрмә җитәкчелеге тоткынга басым ясаса, кечкенә генә баш күтәрү дә уздырырга була. Медицина ярдәме таләп итәргә мөмкин. Ничектер җаен табарга була.

Ә монда 2-3 кеше ярдәмсез “таш капчыкта” утыра. Анда медицина хезмәте коточкыч. Мисал өчен безнең белән бер бүлмәдә утырган кешедә йөрәк авыруы иде. Авыру көчәйгәч без тимер ишеккә кагып табиб чакырттык. Һәм сәгатьләр буе табиб көтәргә туры килде.

Төрмә җитәкчелегенә тыелган әйберләрне алу өчен төнтү уздыру рөхсәт ителә. Әмма хезмәткәрләрнең өерләре белән кереп бөтен әйберләрне идәнгә атып алар өстеннән башмаклар белән таптап йөрүләре, мыскыл итүләре, юк әйбердән дә гаеп табып карцерга ябуы... без боларның барысын да күрдек. Минем бер танышым, көндез йоклаган өчен дип 15 тәүлек карцерда утырып чыкты.

Роман Попков сөйләвенчә, сәламәтлеге начар булган кешегә әлеге бүлмәләрдә бик авыр һәм алар бик тиз сынарга мөмкиннәр.

- Теләсә кайсы төрмәләрдә тоткынга басым ясый торган корпуслар бар. Анда башка бүлмәләрдә урын булмаган өчен япмыйлар. Хәзер Бутырка шактый бушатылды, анда урыннар күп. Махсус корпусларга беренче чиратта национал большевиклар утыртыла. Шунда ук алдашуда гаепләнгәннәр ябыла. Тикшерү хезмәте аларны Бутыркага утырта. Ә төрмә җитәкчелеге мәхкәмә барышында аларны күбрәк мәгълүмат бирүгә күндерү өчен шул махсус бүлмәләргә төшерә.

Магнитский үлеменнән соң, җәзаларны үтәү идарәсе башлыгы алмашынды. Сезнеңчә, бу тоткыннарның хокук бозылуларын туктатуга ярдәм итәчәкме?

- Минем уйлавымча, җәзаларны үтәү идарәсе иң җиңел юлдан киткән. Әлеге корпуста ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Нәкъ шушы урыннарга хокук яклаучыларның килүе кирәк. Алайса алар килгәч инде алдан әзерләнгән, чистартылган махсус урыннарны күрсәтәләр. Хокук яклаучыларга абруйлы вәкиллек белән икенче корпуска килергә кирәк.

Роман Попковның сүзләренә аңлатма бирү өчен җәзаларны үтәү идарәсе сүзчесе Александр Кромин ул башта прокуратурага шикаять итсен, аннары тикшерү уздырырбыз, диде. Әмма Попков прокуратурага караганда Европа мәхкәмәсен кулаерак күрә.

- Прокуратурага шикаять итү мәгънәсез. Җәзаларны үтәү идарәсе, эчке эшләр министрлыгы, ФСБ, прокуратураның бер-берсенә каршы ниндидер эшчәнлек алып баруына ирешү бик кыен. Без хәзер адвокат белән Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү юлларын карыйбыз. Безнең инде 2008 елны канунсыз кулга алуны шикаять итеп җиңгән идек. Русия хакимиятенә безгә 5 мең евро түләргә туры килде. Хәзер инде төрмәдәге шартлар турында шикаять итмәкче булабыз.
XS
SM
MD
LG