Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:05

Өченче чиректә АКШ икътисады 2.2 процентка үскән


Бу елның өченче чирегендә Кушма Штатлар икътисады узган елның июль-сентябрь айлары белән чагыштырганда чынлыкта 2.2 процентка арткан. Бу турыда АКШ сәүдә министрлыгы белдерде. Элегрәк бу үсешнең 2.8 процент булуы әйтелгән иде.

2 ай элек әйтелгән беренче саннарга караганда ул үсеш хәтта 3.5 процент булды.

Елның икенче чирегендә тулаем җитештерү күләме былтыргы белән чагыштырганда 0.7 процентка, беренче чиректә исә 6.4 процентка кимегән.

Икътисад чирек гасырда беренче мәртәбә 1 ел буе кимегәннән соң үсешкә кергән.

XS
SM
MD
LG