Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведевның резервтагы 500 җитәкче исемлегендә Татарстаннан 12 кеше бар


Русия президенты Дмитрий Медведевның 100 идарәчесе исемлегендәге 2 Татарстан кешесеннән тыш резервтагы 500 кеше исемлегенә республикадан тагын 10 кеше кергән.

Резервтагы 500 исемлегенә Татарстан премьер-министры ярдамчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, финанс министры урынбасары Елена Җәббарова, Чаллы шәһәр башлыгы Илдар Халиков, Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, парламентның бюджет, салым һәм финанс комитеты рәис урынбасары Аида Шәрипова да бар.

Шулай ук анда “Татэлектромаш” җитәкчесе Илдус Исламов һәм “Татэнерго” җитәкчесе Илшат Фәрдиев тә кергән.

Галимнәрдән исемлектә тагын 3 Татарстан кешесе бар. Алар – Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов, Социаль һәм һуманитар белем институты проректоры Александр Пономарев, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов.

Ел башында Медведевның 100 җитәкче резервы исемлегенә Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин һәм Татарстанның Мәгълумат технологияләре үзәге Николай Никифоров кертелгән иде.
XS
SM
MD
LG