Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:44

2009 ел тарих киштәсенә кереп бара. Самар төбәге үзенең мәшһүр шәхесен югалтты. Гомерен хәрәкәтсез уздырган шагыйрь сокланып укырлык шигъри җыентыклар калдырды. Гакыйл Сәгыйровның китаплары турында поэзиягә мөкиббән Фәрид Ширияздан үз фикерләре белән уртаклашты.

"Һәркемнең җирдә яшәве - җитди сынаулар чоры. Аллаһы Тәгалә берәүләрне байлык белән, икенчеләрне югары дәрәҗә белән, тән җәзалары, көтелмәгән фаҗигаләр белән сыный.

Бу сынаулар чорында кайберәүләр баегач үз туганнарын да танымас була. Югары дәрәҗәгә ирешкән кешеләр үзеннән түбәннәрне кимсетә һәм аларга төрле этлекләр эшли. Әлбәттә, тормышта тиешле җазасын алмаса да, ахирәттә котыла алмаячаклар. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән исәнлек һәм яшәү бәхете - дөньядагы иң зур байлык. Кайберәүләр аларның кадерен белмичә, азар-бизәр китереп, түгеп-чәчеп бетерәләр. Үгездәй таза кешеләр дә вак җанлы булып, төрле бозыклыклар эчендә гомерләрен бушка уздыралар. Гадәттә, алар тормыш мәгънәсен аңламыйча, затсызлыктан ямь табалар. Андыйлар гади тормыш сынауларнына да түзә алмыйча сыналар. Кызганыч ки, мондыйлар җәмгыятебездә еш очрый.

Ә менә Гакыйл Сәгыйровның фаҗигале тормыш сынауларын җиңеп яшәве һәм аның язып калдырган әдәби мирасы - күпләребез өчен сабырлык үрнәге. Үз иркә белән бер генә адым атлый алмаса да, аның даны бик еракларга таралган. Гомере буена җан газаплары кичерүенә карамастан, ул үз янына килгән кешеләргә киңәшләр биреп, авыр чакта юата да белә иде. Аның шигырьләре яшәү мәгънәсен аңларга, аның тәмен тоярга һәм тормыш гүзәллеген күрергә ярдәм итәләр. Сөбханалла, никадәр рухи көч тупланган иде бу кешедә. Аның шигырьләрендәге гади генә сүзләрнең тетрәндергеч көчкә ия булуына сокланасың. “Һәр бөеклек нигезендә гадилек һәм тыйнаклык ята", ди фәлсәфәчеләр.

Шагыйрьнең гадилеге, тормышны тирән аңлавы аның шигырьләрендә күренә:

Эзләмәгез минем язмалардан
Өйрәткәнне яшәү серенә,
Мин тормышны күчереп язам -
Күзләремә ничек күренә!

Иске Җүрәй авылында яшәгәндә аның янында гел халык була иде. Картлар белән дә, бала-чагалар белән дә ул һәрвакыт уртак тел таба белде. Аның күңел җылысы, акыл көче һәркемне үзенә тартып торды.

Юк-бар нәрсәләргә дә үзара тарткалашып, дулашып яшәгән кешеләргә үрнәк өчен ул түбәндәге юлларны калдырды:

Көрәшергә җитмәсә дә көчем,
Баш иясем килми дошманга.
Дошманнарым күбәймәсен өчен
Әйләндерәм барын дусларга.

Нинди тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Дошманыңа беренче кул сузып, аны үз фикердәшеңә әйләндерү - ул дошманлыкны җиңә белү. Бу рухи батырлыкның матур күрсәткече.

Гакыйл Сәгыйров котычкыч хәсрәтләрне, җан газапларын җиңү аңа ничек бирелгәнен шигырь юлларына сыйдыра алган:

Елар чагымда шаярдым, көлдем,
Йөрәк әрнүләрен шулай тыйдым,
Аккан яшьләремне күрсәтмичә,
Тозларын сөзеп җаныма җыйдым.

Озак еллар буена бу тозлар аңарда тау кадәр җыелгандыр инде. Менә шуңа да карамастан, аңарда иксез-чиксез яшәү көче, тормышка һәм табигатькә олы мәхәббәт тупланган иде.

Шигырьләрендә аның бөтен Иске Җүрәй кырларына җәелеп, нур сибеп яткан баһадир йөрәген күргәндәй буласың. Ә Димитровград каласындагы таш йортта җаны кысылып интегүләре турында болай яза:

Унике ел яшим бу калада,
Күнеп кенә булмый ничек тә,
Кояш чыкмый гына көн тарала,
Кояш батмый гына кич җитә.

Гакыйл әфәнденең үз шигырьләрендәге дөньяны бөтен нечкәлекләре белән сурәтләве - бөтен дөньяны җиңеп чыккан сәяхәтче язмаларын хәтерләтә. Аның шигырьләрендә телебез байлыгы, моңлылыгы ачык күренә. Татар теленә югалу куркынычы янавы хакында борчылып ул:

"Мин татар!" - дип,
"Без - татар!" - дип,
Күпләр йөри күкрәк бәреп.
"Татарлыкны югалтмадык,
Үттек юлның иң хәтәрен!"
Барып керсәң үз өенә
Үсеп килгән "бәбкәләре".
Тәтелдиләр "кафер" телдә
Такмаганнар тәре генә.

Аның иҗатының зур өлешен мәхәббәт темасы алып тора. Күпләребез үз гомерендә бу олы хисне ваклап, тормыш сикәлтәләрендә түгеп-чәчеп бетерәбез. Кайвакытта ул нәфрәткә әйләнеп бөтенләй юкка чыга. Ә Гакыйл Сәгыйров бу изге хисләрне үз йөрәгендә саф, бөтен килеш саклаган. Кыйммәтле күчтәнәч кебек бүлеп өләшкәч, ул мәхәббәт күбәеп, үзенә кире кайткан. Менә кайдан килгән аңарга тормышка,табигатькә һәм кешеләргә карата булган олы хисләр!

Без яшәү дәверендә меңнәрчә төрле хәрәкәтләр ясыйбыз, ни телибез - шуны эшлибез. Ә ул болардан мәхрүм иде. Аның "Елавык хәлләр Хәтирәсе" исемле хикәясен укыганда тетрәнәсең. Ул анда хастаханәдә ятканда юрганы идәнгә төшеп операциядән соң салкын тидерүен язган. "Бакча" исемле шигырендә кечкенә черкинең дә үзен газаплавы турында болай яза:

Башкаемны алай борам, болай борам,
Нихәл итим, бераз туктап, түзеп торам,
Мыскыллавын кечкенә шул бер вәхшинең
Күбенер дә, очып китәр әле димен.
Озак эчте ләззәтләнеп минем канны,
Сизеп алгач хәрәкәтсез великанны.
Ун башка тиң акылың булса - төкерә сиңа,
Шыпылдатып кундырмагач түбәсенә.

Гакыйл Сәгыйровның иҗат үсеше соңгы басылып чыккан "Йөрәк сере" исемле җыентыгында ачык күренә. Андагы шигырьләрне укыганда зур дулкында тирбәлгәндәй хисләргә йотлыгасың. Аларны туктап-туктап, уйларга чумып укыйсың. Кечкенә шигырь юлларына никадәр яшәү мәгънәсе, тирән фикерләр һәм тормыш гүзәллеге сыйган. Күрәсе килгән кешегә тормышта иксез-чиксез яктылык, гүзәллек бар бит. Аларны күрәсе килмәгән, күрә белмәгән кешегә шул кадәр үк караңгылык, усаллык һәм тискәрелек мөмкинлекләре бар.

Хәзерге заманнардагы тәрбиясезлекнең нәтиҗәләрен күп күрәбез. Ата-аналар үз балалары белән байлык бүлешеп судлаша, даулаша. Авыр сынаулар үткән өлкән буын кешеләренә тузган, яраксыз әйбергә караган кебек караш инде гадәти күренешкә әйләнеп бара. Күп очракларда үзеңне шайтан туена эләккән кебек хис итәсең. Менә шул чакларда Гакыйл Сәгыйров шигырьләре адашканнарга юл күрсәтүче маяклар кебек затсызлык диңгезендә батудан коткаручы ышаныч утраулары булып тоела”, дип уйлана Фәрид Ширияздан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG