Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Самарның үзендә “Бердәмлек”, “Азан”, “Ислам-нур” исемле газетлары чыгып килә. Сызраннар да басмалы. Ниһаять, Тольятти татарлары да “СӨТ” исемле газет булдырдылар.

Газетның шигаре урынына “Самар өлкәсенең татарлары”. “Беренче өлкә татар рус-татар газеты” дип язганнар.

Сигез битле булып чыккан газет рус һәм татар телләрендә. Татар эстрадасының йолдызлары турында язма рус телендә. Аш-су, хатын-кыз сәхифәсе, шигъри юлларга да урынны кызганмаганнар.

Аерым бер бит “Татарча сөйләшәбез”гә багышланган. Тольяттидагы “Асыл” исемле яшьләр оешмасы турында да тәфсилләп язылган.

“Мин татар баласы” исемле язма ихласлыгы белән истә кала. “СӨТ”тәге фотосурәтләр сыйфатсыз. Һәр басмага куелган таләпләр үтәлмәгән. Сүз һәм хәреф хаталарын тавык чүпләп бетермәслек.

Саннар белән эш иткәндә төгәллек юк. Саннар гына буталмый, география дә аксый. “СӨТ”нең корректорсыз чыгуы да зур кимчелек булып тора.

“Авторлар фикерләре редакция белән һәрчак туры килә”, дигән язма да тирән уйга этәрә. Самар шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вәлиуллин фикере: "Газетның исеме “СӨТ”. Беренче саны сепарат сөте биеклегендә”.

Газет мохтарият канаты астында чыкмавы да игътибарга лаек. Басманы гамәлгә куючы һәм нәшер итүче Рамил Камалетдинов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG