Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:49

Милләтне яшәтә торган мәдәният, мәгариф, эшмәкәрлекнең мәгълүмат мохитендә чагылышын милли басмалар, радио, телевидение тәэмин итә. Бүгенге шартларда аларның хәле катлаулы.

Римзил Вәли. 12 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының еллык утырышы һәм даими комиссияләренең җыелышлары үтте. Татар милләтенең үсеш стратегиясе, халыкара мөнәсәбәтләр һәм мөһаҗирлек, фән, мәгариф, мәдәният, милли эшмәкәрләр комиссияләре белән беррәттән мәгълүмат чаралары комиссиясе дә җитди сөйләшү оештырды.

5 елга бер тапкыр җыела торган корылтайда милләт өчен мөһим булган барлык мәсьәләләр турында да төпле сөйләшү мөмкин түгел. Гомумиерәк сүзләр, тәбрикләүләр, өндәмәләр корылтай мөнбәреннән яңгырагач, 5 елга җитәкче орган булган Башкарма комитет сайлана. Менә шушы Башкарма комитетка сайланганнар берничә комиссиягә бүленеп, иң мөһим проблемаларны тикшерәләр дә инде.

Комиссияләр бу эшне чыннан да җитди тикшерәме, сүз өчен генә төтен җибәрү белән генә чикләнәме? Монысы башка мәсьәлә, ләкин барыбер тармак буенча белгечләр хакимлек иткән бу җыеннар, татар милләтенең бүгенге хәле, кыйбласы һәм хәрәкәт итү ысулларын билгели.

Ә матбугат, радио, телевидение нинди хәлдә соң? Алар әле таралып бетмәгәнме? Аларны кая таба юнәлтергә? Төбәкләрдә һәм дәүләт дәрәҗәсендә журналистларның иҗади берлекләре бар. Әмма милли журналистика вәкилләре сирәк җыела. Һәм әйтергә кирәк, бу шактый чуар даирә.

Берәүләр рәсми дәүләт каналында, газетында эшли. Икенчеләр, төбәктә, районда чак кына җан асраган иҗтимагый оешма авазын җиткерә. Өченчеләр, хосусый басмадан. Хакимият фиркасе өчен дә җанатучылар да бар, оппозициядән дә. “Азатлык” радиосы кебек читтән торып сөйләүче һәм хокук яклау, гражданлык җәмгыяте мәсьәләсендә эшләүчеләр үз юлында бик куәтле бай, киң колачлы һәм зур аудиторияле мәгълүмат чаралары да, кечкенәләре дә бар.

Конгресста җыелган комиссия утырышына дәүләт басмаларының җитәкчеләре һәм хәтта гади журналистлары да булмады диярлек. Чөнки “Татмедиа” оешмасы нәкъ шул шимбәдә аларның мөхәррирләрен киңәшмәгә җыйган. Зур басмалардан бары тик “Сөембикә” журналы җитәкчесе Ләйсән Юнысова һәм “Яңа гасыр” телеканалы җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганова гына булды.

Ирек Шәрипов
Аның каравы, чит төбәктә чыгучы газетларның вәкилләре һәм Казанда көчәеп баручы мөстәкыйль хосусый басмаларның хуҗалары монда иде. Аларның барысын да бер нәрсә - милләт язмышы, татар халкының рухый тормышы берләштерә. Һәм әлбәттә милли мәгълүмат каналларының аудиториясе, аларның халыкка тәэсир итү дәрәҗәсе, мәгълүмат җыю һәм таратуда матди, оештыру мөмкинлекләре борчый.

Нәкъ бер ел элек комиссиянең шул ук утырышында Самар өлкәсе татарлары газетының җитәкчесе Әһлиуллин ничек акча табарга дигән сорау куйгач, шушы авыр төенне чишәргә тырышып 2-3 сәгать буе баш ваттылар. Быел бу капкынга эләкмичә, гомуми хәлгә бәя бирү мөмкин булды. Башта конгресс башкарма комитетының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи төбәкләрдәге татар газетларының эшчәнлегенә күзәтү ясады.

Гөлназ Шәйхи.
Мәгълүматлар буенча, Русиянең 26 төбәгендә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең алты илендә татарлар өчен 74 масса күләм мәгълүмат чарасы эшли иде. Бүген аларның саннары мактанырлык түгел. Оренбурда, Чиләбедә, Омскида, Томскида татар тапшырулары юк.

Ульянда телевизион “Чишмә” тапшыруы ябылган иде, ул кабат торгызылды. Шулай ук Ульянда быел “Репортер” каналында ике яңа тапшыру чыкты. Музыкаль котлаулар да бар. Бу татарлар өчен бик кирәкле тапшыру дип саныйм. Ә Төмәндә яшәүче татарлар хәзер рәхәтләнеп “Татар радиосы”н тыңлыйлар.Әлбәттә, болар дәүләт каналларында түгел. Андагы милли оешмалар, бай татарларыбыз ярдәме белән болар эфирда.

Газет-журналларга килсәк, иң беренче, Русия төбәкләрендә нәшер ителүче газетларны атап үтәсе килә. “Бердәмлек” (Самар), “Өмет” (Ульян), “Яңарыш” (Төмән), “Яңарыш” (Удмуртия), “Туган як” (Түбән Новгород), “Дуслык” (Киров), “Таң” (Пермь), “Идел” (Әстерхан), “Азан” (Самара) газеталары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән ныклы элемтәдә тора. Без тираж кими дип зарланабыз. Мин кызык өчен чагыштырып карадым, кайсы газетаның саны кими, ә кайберләренең арта бара.

Мәсәлән, “Бердәмлек”нең узган елда булган саны - 4000, быел - 4000.
“Өмет”нең былтыр булган тиражы – 6053, быел – 6881.
Төмәндәге “Яңарыш”ның узган елда тиражы – 3120, быел - 3080.
“Туган як”ның узган елдагы тиражы – 3725, быел – 3560.
Удмуртиядәге “Яңарыш” былтыр - 5333, быел – 5149.
“Дуслыкның” былтыр – 1288 булган, быел -1260.

Русия төбәкләрендә нәшер ителүче газетлар арасында иң күп тиражлысы “Өмет”. Аңа быел егерме яшь тула.


Хәзер яңа сайтлар барлыкка килде. Тукай авылының үз сайты бар. Башка авылларның сайтларында да яңалыклар көн саен түгел, сәгать саен алышынып тора.

Узган ел беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Идел-Пресс” акционерлык җәмгыяте журналистлар һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары арасында “Татар угы һәм каләм” дигән беренче бөтен Русия бәйгесен уздырган идек. Бу эшне без быел дә дәвам иттек.

Татарстанда газета-журналларның тиражлары кими. Мин 1 декабрьгә Татарстандагы иң популяр массакүләм мәгълүмат чараларының узган елда ничек булганын һәм аларның быелгы хәлен белү өчен “Татарстан почтасы”на хат җибәргән идем.

“Акчаралак” газетасы: узган ел – 18128 данәдә чыккан, быел исә – 14000.
“Безнең гәҗит”кә узган елның бу көннәрендә - 9317, ә быел – 8501 язылган.

Римзил Вәли.
Гөлназ Шәйхи яхшы эшләп килгән һәм татар темасына зур игътибар биргән, конгресс белән элемтәдә торган газетларны искә алды. Шул ук басмаларның вәкилләре шушы утырышның ахырында конгресс башкарма комитетының мактау кәгазьләрен һәм кыйммәтле бүләкләр дә алды.

Татарстан басмалары милли темага язгаласалар да, бу утырышта сүлпән катнашты. Бәйсез, мөстәкыйль басмалар һәм төбәкләрдәге фидакарь милләттәшләр көче белән чыгып килүче газетлар гына булды. Аларның иң өлкәне, инде 20 яшь тутырганы һәм тираж буенча да башкалардан аерылып торганы Ульяндагы татарларның “Өмет” газеты да бар. Уңышның сәбәпләре һәм борчыган мәсьәләләр турында “Өмет”нең баш мөхәррире Исхак Хәлимов сөйләде.

Исхак Хәлимов. Без милли татар газетасы булып саналсак та, 20 ел дәвамында өлкә хөкүмәте канаты астында яшибез. Үткән елның 1 мартында безнең хокуки статусыбыз үзгәрде. Хәзер без өлкә автоном учреждениесе булып исәпләнәбез һәм без дәүләт кушуы буенча эшлибез. Елга безгә 20 мөһим тема билгеләнә. Гражданлык җәмгыяте, иҗтимагый оешмалар дигән тема да бар. Газетаның тиражы артуны мин өч принципка таянып эшләүдә күрәм: халыкчанлык, миллилек һәм динилектә.

Исхак Хәлимов
Бездә Илдар Сафиуллин дигән күркәм кешебез бар. Ул үзенең акчасына “Биләр” дигән мәдрәсә ачып җибәрде. Анда хәзер иллегә якын шәкерт укый. Шушы кеше һәр ярты ел саен безнең өлкәбездә эшләп килүче барлык мәчетләргә дә “Өмет” газетын яздыра.

“Сембер клубы” дигән бизнес-клуб уңышлы гына эшләп килә. “Сембер клубына” йөрүче татарларыбыз һәр ярты ел саен егермешәр кешене газетка яздыралар.

Римзил Вәли. Татар төбәкләрендәге басмалар авыр хәлдә яши. Аларның биналары, штат асрарлык акчалары юк. Шулай да кайбер төбәкләрдә милли җәмәгатьчелек һәм хакимият белән бергә милләт йөген тарта. Бу комиссиянең җитәкчесе Илшат Әминов утырышта катнашмау сәбәпле, сөйләшүне аның урынбасары Удмуртия татарларының милли мәгълүмат холдингы һәм милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Ирек Шәрипов алып барды. Ул үз чыгышында болай диде.

Ирек Шәрипов. Телевидение күләме буенча да, газета күләме буенча да без иң зурысыдыр. Удмуртияда ике телеканал татар тапшыруларын әзерли. ГТРК атналык телевизион тапшыруын һәм атналык радио тапшыруын эшли. Хәзер кризис диеп күп кенә әйберләрне ябып куйдылар. Үз вакытында күп өлкәләрдә ГТРК системасындагы татар тапшыруларын яптылар. Бездә тукталганы юк.

Икенчесе, без “Татарстан - Яңа гасыр” га аналог кебек “Минем Удмуртия” дигән республика телеканалы эшләп килә. Анда без атнага җиде татар тапшыруын әзерлибез. Һәрберсе яртышар сәгать. Республика бюджеты өчен бу бик очсыз. Безнең горурлыгыбыз бар, ул - “Күңелле кыңгырау” дигән балалар тапшыруы. Бу әйберне сездә дә кабатлап буладыр.

Газетабыз турында әйткәндә, аңа 18 ел. 5 меңнән артык тираж белән чыга. Бу газетаны дәүләт белән эшлибез.

Римзил Вәли. Әйтергә кирәк, монда татарлар яши торган төбәкләрдә эшләүче 2,3,4 мең тиражлы газетларның вәкилләре катнашса да, миллионнан артык татарлы Башкортстанда чыгучы басмаларның вәкилләре булмады. Күптәнге гадәт буенча, “Кызыл таң”, “Өмет” газетлары, “Тулпар” журналы мөхәррирләре конгресс үткәргән журналистлар җыеннарында катнашмый. Ләкин алар бар һәм аларның тиражлары хәтта Татарстанда чыгучы зур басмалардан да күбрәк.
Данил Сәфәров


Әмма аларны гамәлгә куючылар күрше республикадагы дәүләт оешмалары Казандагы милли җыелышларга барырга журналистларны үгетләмиләр, күрәсең. Ә бит милли матбугат, хакыйкать һәм демократия өчен бәйгеләрдә алар да үз тавышларын ишеттерә алырлык.

Милли мәгълүмат мохитен бергәләп яшәтүче редакцияләрнең һәркайсы үз юлыннан бара. Укучылар һәм тыңлаучылар да һәркемнең үзенеке. Ләкин интернет челтәре барсын да берләштерә, милли мәгълүматны һәркайда да җиткерә ала. “Матбугат.ру” интернет сәхифәсенең җитәкчесе Данил Сәфәров татар доменнарының сан буенча күп булуын, әмма сыйфат, хәрәкәтчәнлегендә аксавы турында сөйләде.

Данил Сәфәров. “Матбугат.ру”– бик уңышлы гына исем килеп чыкты. Мин кызык өчен “Пресса.ру” дигән сүзне карадым. Ул 1998 елдан ук алынган булып чыкты. Димәк, шушы аспект буенча гына караганда да, татар интернеты рус интернетыннан ун елга калыша булып чыга.

Шул ук вакытта татар атамалары хәтсез. Әйтик, авыл, район атамаларының бушлары да бик күп. Русларда киберсквоттинг дигән бер күренеш бар. Доменнарны үзләренә сатып алалар да, соңрак аларны кыйбатрака саталар. Үзебез дә шулай эшләргә уйлыйбыз, әмма акча эшләү максатыннан түгел. Иң уңышлы татар доменнарыннан сайлап алып, соңыннан акчаны кайтарып булса, сайтларны эшләргә тырышучы кешеләргә бирергә исәплибез.

“Матбугат.ру”га килгәндә, без дәүләттән бер тиен дә алмыйча эшлибез. Аны башлаганда, күп газетларның, мәсәлән, “Безнең гәҗит”нең сайты юк иде. “Матбугат.ру” сайты барлыкка килгәч, Илфат Фәйзрахманов акчасын түләп, “Безнең.ру” дигән сайтны чыгарды. Ул аны үзе яңартып бара. Аның өчен программист булырга кирәк түгел.

Электән үк “Татяшь.ру” эшләп килә иде. Туксанынчы елларда ачылган ул, хәзер дә бар. “Азатлык” радиосы да уникаль күренеш. Аны сайт буларак күбрәк беләләр. Мин радиосын каян эзләргә икәнен дә белмим.


Римзил Вәли.
Соңгы вакытта оешкан “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит”, “Акчарлак” кебек басмалар укучы күңеленә юл таба. Аларның тиражы хәзер инде күпчелек дәүләт басмаларын узып киткән. “Безнең гәҗит” басмасының хуҗасы һәм мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бу утырышта болай диде.

Илфат Фәйзрахманов.
Тиражлар кими дип әйтелде. Әлбәттә, Советлар Берлеге заманындагы кебек халык укымый. Ә 1990-нчы еллар белән чагыштырганда, тираж кимемәде, бары тик газетлар гына күбәйде. Без өч татарны унбиш газетага бүлешәбез. Яшьләр газетаны укый алмый, чөнки “без хәзер иҗекләп укыйбыз”. Алар рус мәктәпләрен тәмамлыйлар, татарча белмиләр. Без еш кына трибунага чыгабыз да, халыкны сез нишләп газетлар укымыйсыз дип сүгә башлыйбыз. Без үзебезне сүгәргә тиеш. Ни өчен без газеталарны укыта алмыйбыз дип.

Тәкъдимем бар. Без, Татарстанда эшләүче матбугат, читтәге газеталарга ярдәм итә алабыз бит. Без Екатеринбург белән уңышлы эшлибез. Алар безнең материаллар белән файдалана. Мари Иле республикасының гәҗитләре рәхәтләнеп “Безнең гәҗит”нең материалларын бастырып ала. Бу башка республикаларда да Татарстанны таныту дигән сүз.

Римзил Вәли. Комиссия утырышында татар конгрессы турында да сүз булды әлбәттә. Конгресс башкарма комитеты үзе газет-журнал чыгармаса да, мәгълүмат таратуда зур уңышларга иреште. Аның эшчәнлеге турында барлык татар матбугат чаралары яза. “Татарстан Яңа гасыр” каналында “Халкым минем”, “Татарлар” программалары конгресс көзгесе булып тора. Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров комиссиядәге чыгышында болай диде.

Ринат Закиров. Бүгенге көндә татар матбугатының торышы бик аяныч. Бу татар юкка чыга дигән сүз түгел. Мин татар матбугатының, басма газеталарының кимлеген электрон чаралар йота бара дигән фикердә торам. Әлбәттә, татар матбугатын ничек мөмкин, шулай сакларга кирәк. Газета чыкмый башласа, тормыш сүнә. Матбугатның киләчәге үзебезнең кулыбызда.

Илфат Фәйзрахманов
Римзил Вәли. Бу сөйләшү ахырында комиссиянең резолюциясе кабул ителде. Татар милләте кичергән шатлыклар һәм кайгылар матбугат, радио, телевидение көзгесендә дөрес чагылсын өчен әле эшлисе эшләр бик күп. Иң мөһиме - татар журналистлары бер-берсенә сәлам биреп, бер-берсен тыңлап, милләт турында уйлап, хәзерге мәгълүмат базарында башкалардан калышмый торган, заманча тапшырулар, газет-журналлар чыгару. Бу максатка ирешү киләчәк эше. Адәм баласының күңелендә, зиһенендә кайнаган хис һәм фикерләрнең юнәлешен билгеләү, милли үзаң тәрбияләү турында уйлаучы каләм һәм микрофон осталары гына булсын.


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының
массакүләм мәгълүмат чаралары Комиссиясе утырышы
р е з о л ю ц и я с е.


2009 елның 12 декабре Казан шәһәре

XXI гасырның беренче ун еллыгы тәмамланып килгәндә татар халкының социаль-иҗтимагый һәм милли- мәдәни тормышында яңа вәзгыять килеп туды. Глобализация, икътисади-финанс кризисы, федераль үзәкнең милли сәясәте төрле илләрдә һәм төбәкләрдә яшәгән татарларының мәгълүмат кырына да тәэсир итә. Хәзерге шартларда милли газеталар, журналлар, радио-телевидение тапшырулары төрле төбәкләрдә яшәгән татарларны туплый, аларның рухи үсешен тәэмин итә.

Икътисадта, фәндә, мәдәнияттә, спортта ирешелгән казанышлар белән беррәттән мәдәнияттә, мәгарифтә, туган телне өйрәнүдә һәм куллануда да тәрәккыят булырга тиеш. Әмма кайбер абруйлы милли басмаларның тиражы кими, элек ачылган теле-радио тапшыруларның вакыты кыскара, аерым мәгълүмат чаралары һәм программалар ябыла. Дәүләт карамагындагы һәм җирле хакимият, муниципаль берәмлекләр, аерым ширкәтләр оештырган мәгълүмат чаралары белән беррәттән, иҗтимагый оешмалар һәм аерым шәхесләр гамәлгә куйган басмалар, интернет сәхифәләре үсеп киләләр.

Комиссия утырышында катнашучылар, татар масса-күләм мәгълүмат чараларының милли үзаңны үстерүдә мөһим фактор булуын билгеләп, хөкүмәт һәм милли - мәдәни оешмалар белән тыгыз элемтәдә торуны кирәк табалар һәм түбәндәгеләрне тәкъдим итәләр:

1. Татарстанда, РФ төбәкләрендә эшләүче милли мәгълүмат чараларының эшчәнлеген координацияләүне, уртак максатларга ирешү, аларның сыйфатын һәм тәэсирлеген арттыруны, татар милләте мәнфәгатьләрен яклауны һәм татар халкының бердәмлеген тәэмин итүне өстенлекле бурычлар дип санарга.

2. Татар милли мәгълүмат чараларын саклау, аларның көндәшлеккә сәләтен арттыру өчен күрелгән чараларга киң җәмәгатьчелекне, милли оешмаларны, төрле катлам вәкилләрен җәлеп итәргә.

3. Милли көчләрне берләштерүне, мәгълүмат технологияләре ярдәмендә төрле төбәкләр һәм илләрдә яшәүче татарларның аралашуын күз алдында тотып, барлык татар төбәкләрендә, шәһәрләрдә, авылларда интернет челтәренә чыгу мөмкинлекләрен арттырырга, милләттәшләрне заманча мәгълүмат технологияләрен кулланырга өйрәтергә.

4. Радио, телевидение аша эфирга чыгучы татар тапшыруларын тыңлау һәм карауны, милли басмаларга язылуны, татар интернет ресурсларын куллануны милли җәмәгатьчелекнең иң мөһим бурычлары дип санарга.
Ринат Закиров


5. Татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли оешмаларның, җәмәгатьчелекнең эшчәнлеген “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе тапшыруларын пропагандалауга, аларны кабель телевидениесе аша таратуга, спутник антенналарын куюга юнәлтергә.

6. “Татмедиа” масса-күләм мәгълүмат агентлыгыннан чит төбәкләрдә эшләүче радио һәм телевидение каналлары өчен күренекле татар әдипләре, тарихи шәхесләр турында аудио-видео язмалар әзерләп таратуны сорарга.

7. Халык санын исәпкә алганда мәдәният оешмаларының, уку йортларының, мәгълүмат чараларының яшь буында милли үзаң тәрбияләү эшчәнлеген көчәйтергә.

8. Этномәдәни юнәлештә эшләүче журналистлар тәрбияләү, аларның квалификациясен арттыру өчен махсус укулар оештыруны, журналистлар укыту системасын заманчалаштыруны сорап Идел буе федераль Казан университеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә.

9. Татар милли яшәешен яктыртучы мәкаләләр, тапшырулар әзерләү буенча иҗади конкурслар оештырырга.

10. Татар журналистларының иҗади берләшмәсен оештырырга.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG