Accessibility links

“Татар моңы” тагын булачак


Әлеге чара алдан ике елга бер тапкыр булыр дип планлаштырылган иде. Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева: “Без яңа Филүсләр эзлибез”, дип белдерде. Бу юлы бәйгедә “Гаилә ансамбльләре”, “Вокаль инструменталь ансамбльләр” дә катнашачак.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, бүләкләү фонды беренче “Татар моңы”ннан аерылмаячак, нәкъ 1 миллион сум булачак. Мәдәният министрының тел төбеннән аңлашылганча, яңа талантлар эзләү әлеге бәйгенең төп максаты булып тора. Шулай да Вәлиева узган бәйгедә җырлаганнарның катнашуын да кире какмады.
Зилә Вәлиева


“Алар кунак булып катнашырга мөмкин. Без аларны онытмыйбыз. Чөнки безнең бәйге кануны нигезендә аларның кайберләре музыка белеме бирә торган уку йортларында, консерваториядә укый. Яңа статуска кергәннәре, бәлки студент буларак катнашыр да”, ди Зилә Вәлиева.

Шулай ук ул: “Без яңа Филүсләр эзлибез”, дип тә белдерде.

Сандугачлар җитәрлек

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Русиянең төрле төбәкләрендә, якын чит илләрдә ике дистәгә якын татар җыры бәйгеләре булып тора, ди. “Урмай моңы”, “Киев сандугачы”, “Урал сандугачы” һәм башкалар.
Ринат Закиров

Икенче тапкыр үтә торган “Татар моңы” бәйгесе үзенә күрә әнә шул төрле төбәк һәм чит илләрдәге чараларны йомгаклау да булып торачак. Бәйге шартларына да “Татар моңы”ннан кала башка чараларда җиңгәннәр дә катнаша ала дип язылган.

Дөрес, җыр-моң ярышында 15 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булганнар гына чакырыла диелсә дә, “Гаилә ансамбле”ндә чыгыш ясаучыларга бу кагылмый икән.

Шулай ук “Татар моңы” кысаларында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе “Җырлы-моңлы балачак” дип аталган фестиваль үткәрә. Бу фестивальдә 4 яшьтән 14 яшькә кадәр булган балалар катнашачак.

Кендекле кызлар тәнкыйтьтә


“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, үз вакытында, һәр ел саен “Татар моңы” бәйгесен үткәреп бара алмаячакбыз, дип әйткән булган. Хәзер исә, әхлаки яктан бу бәйгене үткәрмәскә хокукыбыз юк, дигән карашта.
Илшат Әминов

Ул бүгенге татар эстрадасының бик үк дөрес булмаган юлда икәнлеген дә әйтеп китте. Универсальләшеп бара, диде. “Татар җырын тыңлаган вакытта, аның гомум дөнья күләм универсаль икәнлеген дә, көендә милли асылы, аһәңе булмаганны ишетәбез”, ди Әминов.

Шуңа күрә ул, “Татар моңы”нда милли яңгыраш берсүзсез сакланырга тиеш икәнлеген әйтә. “Яңа гасыр”да да күпчелек очракта “кендекле кызларны” гына күрсәтүләрен тәнкыйтьләүләрен дә яшереп тормады. Телевизорда милли моңны пропагандалау зарур икәнлеген дә ассызыклады.

Узган “Татар моңы”нда кайбер җырчыларның фонграммага җырлавы күпләрнең күңеленә хуш килмәгән иде. Фонограмма бигрәк тә попурилы җырларда ачык чагылды. Оештыручылар, быел исә фонограмма турында сүз дә булмаска тиеш, дип белдерә.

Салават күренмәде

“Татар моңы”на старт бирелү очрашуында әлеге бәйгенең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов та катнашырга тиеш иде. Зилә Вәлиева, Салават машинасы белән килеп җитә алмый ахыры дисә дә, очрашу ахырына кадәр күренекле җырчы утырасы урын буш торды. “Татар моңы”ның башкарма мөдире Вил Усманов та күренмәде.

Узган елгыдан аермалы буларак беренче тур төбәкләрдә узмаячак. Җырчылар, уен коралларында уйнаучылар, вокль-инструменталь ансамбльләр, гаилә ансамбльләре үзләренең язмаларын гына Казанга җибәрергә тиеш. II, III турлар да Казанда узачак. Җиңүчеләрнең гал-концерты 25-26 апрельгә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG