Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хрипун: Русия хәрби җитәкчеләрнең боерыклары сәяси хәлгә карап үзгәрә


Грузиядән сәяси сыену сораган Виталий Хрипун Мурманскида калган әнисе һәм апасы өчен борчыла. Хрипун ни өчен мондый адымга баруын һәм киләчәк планнары турында “Азатлык”ка да сөйләде.

Виталийга инде 3нче көн рәттән журналистларның берүк сорауларына җавап бирергә туры килә: ни өчен ул үз вазыйфасын ташлаган һәм ни өчен сәяси сыену сораган?

Үзе ул инде хәтта матбугат вәкилләре белән аралашуда тәҗрибә дә тупладым дип шаярта. Рәсемдә матуррак төшәр өчен ничек басарга кирәклеген, әңгәмә биргәндә кайсы тарафка карарга икәнен дә белеп бетердем инде ди.

Виталий әле мондый хәлгә беренче тапкыр очравын әйтә. 25 яшьлек егет тумышы белән Баренцево диңгезе яныннан – Мурманскидан. Күп кенә якташлары кебек ул мәктәпне тәмамлагач диңгез белеме алган, һөнәре – боцман.

Узган елның язында ул Русия ФСБысының Мурманскидагы чик хәрбие хезмәтенә керә.

“Анда барысы да тәртиптә, коррупция дә, урлаулар да юк иде”, ди ул.

Хәрби прокуратура тикшереп тормый

Ә көньяк-осетин хакимият чигендәге Переви авылында хезмәт итә башлагач бөтенләй башка дөньяга килеп эләккән кебек була. Анда ул бары ике атна ярым гына була.

“9ыннан алып 21 енә кадәр вакытта мин хәрбиләрнең анда нинди роль тотуын һәм ни белән шөгыльләнгәнен яхшы белдем. Мин чыннан да анда коррупция булуын, ришвәт алуларын әйтә алам. Мисал өчен анда агачны бер җирдән икенче җиргә чыгару өчен яшәүчеләргә акча түләргә кирәк. Аеруча да анда грузиннар яши һәм алар акча түли”, ди ул.

Виталий әйтүенчә, Русия хәрби җитәкчеләрнең һәр адым саен ришвәт алуы һәм хәрби уставны бозыуы аны гаҗәпкә калдырган. Аның сүзләренчә, Мурманскидан аермалы буларак Көньяк Осетиядә аларны хәрби прокуратура тикшерми һәм һәркем теләгәнен эшли ала.

Аны шулай ук җирле халыкны кимсетә торган гамәлләр эшләргә туры килә торган боерыклар бирелүе аптырашта калдырган. Әлеге боерыклар сәяси хәлгә карап үзгәреп тора икән.

Мисал өчен Кутаисида икенче дөнья сугышы һәйкәле шартлагач, аның җитәкчеләренең шул кадәр ачулары чыккан ки, алар Көньяк Осетиядән он чыгаруны тыю боерыгын биргән.

Виталий боларның барысына да каршылык белдерә башласа, аны бары тик үтерәчәкләр, ә гаепне грузин ягына аударачаклар дип курыккан. Ул килешүенең вакыты чыгуын көтмичә, 21 декабрьгә каршы төндә Перевины ташлап китеп, грузин полициясеннән сыену сорый.

Грузин дәүләт оешмалары инде аның мөрәҗәгатен карый башлаган. Аның өчен 4 ай вакыт китәчәк.

Хрипун флотта эшләргә тели

Хрипун инде Грузиядән сыену сораган өченче солдат. Әмма Виталий белән булган хәл үзгәрәк, чөнки ул хезмәткә килешү нигезендә килгән. Әгәр элекке солдатлар начар шартлар, “бабайлык”тан зарланса, Виталий турыдан-туры хезмәтне сәяси сәбәптән ташлап китүен әйтә

“Миңа монда килгәндә халыкны, осетин туганнарыбызның намусын грузин басып алучыларыннан саклаячаксың дигәннәр иде. Монда килгәч кенә мин чын дөреслекне аңладым. Ягъни Русия хәрбиләре анда канунсыз тора”, ди ул

Русиядә Виталийга инде җинаять эше ачканнар. Әмма ул үзе өчен түгел, ә Мурманскида калган әнисе һәм апасы өчен борчыла.

Виталий кире юл югын Һәм журналистларга шул кадәр мәгълүмат биргәннән соң инде туган якка кертмәячәкләрен әйтә. Грузиядә аны бер кеше саклап йөри.

Кичә ул Грузия базарына киемнәр алырга барган. Һәм сатучыларның үзен тануларын, котлауларын һәм ташламалар тәкъдим итүен көлеп сөйли.

Якын киләчәктә Виталий Грузиядә эшкә урнашырга өметләнә. Ул грузин флотында эшләргә тели, әмма һич кенә дә хәрби флотта түгел. Ул моны берничә кат кистереп әйтте. Виталий әле хаман да Русия хәрбиләрен “үзебезнекеләр” дип атый һәм аларга каршы сугышырга җыенмый.

“Минем моннан башка армиягә күчүем әдәпсез булачак. Укыткан илемә каршы сугышу бу дөрес түгел”, ди ул.
XS
SM
MD
LG