Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәри блоггерлар Европа мәхкәмәсенә җыена


Азәрбайҗанда хөкүмәтне тәнкыйтьләгән блогчыларның шикаятен мәхкәмә кире какты. Блогчылар хокукларын яклауны туктатмый, алар мәхкәмә эшен Европага тапшырырга җыена.

Азәрбайҗанда хөкүмәтне тәнкыйтьләгән яшьләр оппозиция хәрәкәтенең вәкилләре төрмәдә тотыла. Алар хөкүмәт кылган сәер гамәлләрне үзләренчә юмор итеп сурәтләп биргән иде. Аларның интернетта урнаштырылган "Азәрбайҗанда ишәк булу" темалы видеосы яшьләр арасында киң таралды.

Блогчы Әмин милли хөкүмәтне тәнкыйтьләгән өчен мәкерле юл белән үзләренә каршы ачылган мәхкәмә эшен Страсбургка тапшырачакларын әйтте.

Блогчыларга каршы ачылган мәхкәмә эше Азәрбайҗандагы җирле һәм халыкара кеше хокуклары төркемнәрендә зур каршылык тудырды. Әлеге вакыйга шулай ук көнбатыш белән Бакы арасында да киеренкелекне арттырды.

Блогчылар Аднан Хаҗызадә һәм Әмин Миллигә 2 - 2.5 ел төрмә җәзасы бирелгән иде. Рaйон мәхкәмәсенең бу карарына шикаять белдергән блоггерларның эше бүген яңадан каралды.

Мәхкәмә башлану белән сүз алган блогчыларның адвакоты, аларны төрмәдә тотуның канунсыз булуын алга сөреп, төрмә җәзасын акчага әйләндерергә тәкъдим итте.

Хакимнәрнең карар кылу вакытында "Азатлык" радиосы хәбәрчесе блогчылардан соңгы процесс турындагы фикерләрен сорашты.

Bloqqerlərin appelyasiya məhkəməsi
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00
йөкләү


Аднан Хаҗызадә: "Без инде бер ни көтмибез. Барсы да яхшырак булыр дип ышанабыз. Моннан да әйбәт нәрсә көтмәгән идек", дип мәхкәмә эшен үзләренчә юрады.

Икенче блогчы Әмин Милли исә: "Безгә моннан да зур бәхет юк, без монда үз фикерләребез, үз кыйммәтләребез аркасында китерелдек. Европа мәхкәмәсенә бару инде безнең бурыч", диде.

Mәхкәмә ахырында хакимнәр блогчылар вәкиле тәкъдимен кабул ителмәвен игълан итте.

Блогчылар адвокаты Исахан Ашуров, акча җәзасы бәрабәренә иреккә чыгару тәкъдименең кабул ителмәвен "гаделсезлек" дип атады.

Мәхкәмә эше киләсе айда дәвам итәчәк.

Яшь блогчылар июнь аенда бер ресторанда булган каршылыктан соң кулга алынган иде. Алар хулиганлыктa гаепләнде.

Блогчгылар бу гаепләүләрнең махсус эшләнүен алга сөрә.
XS
SM
MD
LG