Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 21 күңел ачу урыны ябылды


Татарстанда янгын иминлеген тикшерүләрдән соң мәхкамә карарлары белән 21 күңел ачу урыны ябылды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яңа ел бәйрәмнәре узачак урыннарны, шулай ук ут тамашаларын сату һәм саклау урыннарын тикшерә.

251 урынны тикшерү нәтиҗәсендә 38 юридик һәм 145 вазифалы зат административ җаваплылыкка тартылган.
XS
SM
MD
LG