Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

23 декабрь иртәсендә Русиянең кайбер абруйлы мәгълүмат чаралары Татарстан президенты урынына намзәтләр исемлегенә Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Илсур Метшин кертелгән дисә, кичке якка исемлек төгәл билгеле булды. Анда намзәт буларак Метшин урынына Миңнеханов аталган.

Билгеле булганча, төбәк җитәкчеләрен билгеләү буенча әзерләнгән яңа тәртипләр Медведев тарафыннан әлегә гамәлгә ашырылмады. Димәк Татарстанга башлык ил президенты тарафыннан элеккечә 25 мартта билгеләнәчәк.

Күп кенә сәясәт белгечләре, Шәймиевнең киләсе мөддәткә дә президент булып калачагын әйтә. Шул вакытта Шәймиевнең гел кабатлап килгән сүзләре дә искә төшә. Ул еш кына үзенең артык күп вакыт сәясәттә булуын һәм ялга китәргә вакыт җиткәнен әйтеп килә.

Сәяси экспертиза халыкара институты башлыгы Евгений Минченко “Коммерсантъ” басмасына биргән әңгәмәсендә, “Шәймиев киләсе мөддәткә президент булып калу калмау мәсьәләсен үзе хәл итәчәк. Сәламәтлеге нык икән, һичшиксез үзе булачак. Сәламәтлеге какшаса инде, могаен ул үз урынына Рөстәм Миңнехановны калдырыр. Әмма болай булган очракта та Татарстан белән асылда Шәймиев идарә итәчәк”, ди ул.

"Президентлыкка намзәтләр өчлеге Путинга якынрак"

Сәясәт белгече Рәшимт Әхмәтов “Звезда Поволжья” газетының чираттагы санында Медведевка тәкъдим ителгән өчлек турындагы уйлануларын тәкъдим итә.

Аның фикеренчә, Миңнеханов менә дигән икътисади стратег, Шәймиев сәясәтче, ә Мөхәммәтшин шәп башкаручы. Шуңа да өчлектә бу кешеләрнең булуы шаккаттырмый.

“Намзәтләр исемлеген һичшиксез Шәймиев үзе төзегән. Федераль үзәк аның фикере белән исәпләшә. Әмма төбәктәге бу сайлаулар иң элек Русия президенты сайлавына бәйле. Владимир Путин Миңтимер Шәймиевнең кабат президент булуын тели. Чөнки ул 2012 елда булачак президент сайлауларында Татарстанда иң күп тавыш җыярга тели. Путинның җәй көне республикага Универсиада өчен 4 миллиард сум бирүе дә шуңа бәйле. Димәк ул вакытта алар арасында килешү булган. Әмма Шәймиев белән эшләр барып чыкмаса Путинның президентлыкка намзәт урынына Камил Исхаковы да бар. Әмма ул көтелмәгән очрак өчен генә.

Намзәтләр исемлегенә хәтта Илсур Метшин да кермәгән. Чөнки ул Путин түгел, ә Медведев командасына керә. Шуңа да исемлекнең асылда Путинныкы икәне күренә” ди Рәшит Әхмәтов.

"Президентны халык сайларга тиеш"

Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин президентны беренче чиратта халык сайларга тиеш, ди. Шуңа күрә югары җитәкчелек кемне генә билгеләмәсен, дөрес булмаячак, дигән фикердә ул.

“90нчы еллардагы кебек, үзебезнең ихтиярыбыз белән, халыкны алдаусыз, көчләүсез, мәгълүматны яшермичә сайланган кеше иң кулай булыр. Алай булмый икән, барысы да хәзерге хәлдә калачак. Кемне генә билгеләмәсеннәр барыбер тәртип үзгәрмәячәк”, ди Сафиуллин.

Әлегә исә татар җәмәгатьчелеге Татарстанда кем президент булыр икән дип фаразлар кыла. Бу сорауга 25 мартта ачыклык керәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG