Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев телелвидениедә елга йомгак ясады


Русия президенты илнең 3 федераль телевидениесенә ел йомгакларына багышланган интервью бирде.

Сәгать ярым дәвам иткән сөйләшүдә төп темалар террорчылыкка каршы көрәш, икътисадны заманчалаштыру, армиянең хәле, хокук саклау системын реформалау булды.

Медведев тәмамланып килүче елда чишелмәгән төп проблемалар дип икътисадның чимал сатуга бәйлелеген, эшсезләрнең күп булуын һәм ширкәтләрнең көндәшлеккә әзер булмавын атады.

Хокук саклау оешмаларының канун бозуы турында сөйләшкәндә Русия президенты бүген үк Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеген камилләштерү карарын имзалавын әйтте.
XS
SM
MD
LG