Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:42

2009 елда фән һәм технология безгә дөньяны яңа яклардан аңларга ярдәм итте. Галимнәр җисемнең серенә төшенү өчен протоннарны бәрештерде. Яңа дарулар, шул исәптән, АИДСка каршы тора алу өметен уяткан яңа вакцина ясалды. Технология һәм интернет тормышның төрле тармакларына тагы да ныграк үтеп керде.

Коллайдер

Галәмнең 95% белмибез. Белгән кадәресе: видео

Җисемнең серенә төшенү, галәмнең ничек яралганын аңлау өчен атомның үзәгенә үтеп керү кирәк. Бу сүзләр могҗиза кебек яңгыраса да, галимнәр моңа ирешү юлында зур адым ясады.

2009 елның декабрендә Франция белән Швейцария чигендә урнашкан Зур адрон коллайдеры дип аталган махсус корылмада алар беренче сынау үткәрде. (видео)

Зур адрон коллайдеры
Җир астында 27 чакрым озынлыктагы боҗра туннельдә протонннар котычкыч зур тизлеккә җиткерелә, аннары үзара бәрелештерелә. Бәрелеш нәтиҗәсендә Галәмнең яралу мизгеле белән чагыштырырлык күләмдә энергия чыга.

“Зур адрон коллайдеры безгә Галәмнең яралышын аңларга ярдәм итәчәк. – ди Европаның атом тикшеренүләр оешмасы мөдире Ральф Хоер. – Бу бик кызык. Без бит Галәмнең 95% белмибез, аңламыйбыз. Коллайдер шушы караңгы Галәмдә беренче якты нур булачак.”

Твиттер

Протоннар җир астында йөгерсә, интернеттагы Twitter исемле хәбәрләшү сәхифәсе 2009 елда гаять зур үсеш кичереп, җир өсте гамәлләрен оештыруда нәтиҗәле чарага әйләнде.

Дусларыннан “Хәзер нишлисең?” дигән гади сорауга кыска җавап алу өчен көйләнгән бу хезмәтне өч американ егете ни бары өч ел элек ясаган иде. Шушы кыска вакыт эчендә ул дөньякүләм аралашу чарасына әверелде. Хәзер анда аена 60 миллионлап кеше керә.

Twitter кебек социаль челтәрләр инде сәяси тормышка да үтеп керә. Сүз иреклеге кысылган ябык җәмгыятьләрдә алар мәгълүмат агымын буган киртәләрне җимерергә ярдәм итә. Апрель аенда Молдовада, июнь аенда Иранда урам җыеннарын оештыручылар бу хезмәтне шактый уңышлы кулланды.

“Twitter хезмәтенә ни бары 3 яшь, ләкин соңгы елда ул бигрәк тә нык үсте, - ди Wired.com сәхифәсе белгече Браян Чен. – Халык журналистикасының сыйфаты артты. Моның сәяси ягы бигрәк тә әһәмиятле, чөнки бу изелгән халыкка сүз әйтү мөмкинлеге бирә. Дигитал демократиянең идеясы да шул – һәркем интернетка, Твиттерга кереп, үз мәгълүматы белән уртаклаша ала.”

Киндл

Интернет тормышыбызга торган саен ныграк үтеп керә. Күпләр өчен ул радио, телевизор, газет-журналларны, хәтта китапны алыштырды. Китап эзләп хәзер кибет я китапханәгә йөрисе юк, аны интернетта алып була.

Интернетта китап сатучы мәшһүр Amazon.com ширкәте электрон китаплар уку өчен Киндл дип аталган җайланма тәкъдим итте. Җайланманың соңгы өлгесенә өч меңләп китап сыя. Ул китапларны интернетта берничә секунд эчендә алып була.

Әлбәттә, аларны башта кемдер дөнья пәрәвезенә урнаштырырга тиеш. Шушы көннәрдә генә интернетта яңа татар китапханәсе эшли башлады. Ул Таткнигофонд.ру дип атала. Хәзерге вакытта анда меңнән артык китап урнаштырылган.

Битлек

Электрон китаплар бигрәк тә юлда йөргәндә, җәмәгать транспортында уңайлы. Дөрес, 2009 елда кешеләр җәмәгать транспортын сирәгрәк кулланырга тырышты. Сәбәбе – бар дөньяда таралган дуңгыз кизүе.

Битлек кигән кеше сурәтен (фото) 2009 елның сурәте дип атарга буладыр. Кайбер илләрдә хәтта битлекләргә кытлык күзәтелде. Технология ширкәтләре бер-берсен уздыра-уздыра кәттә битлекләр ясарга тотынды.

Шулар арасында Биомаск дигәне аеруча танылды. Махсус җепселләрдән ясалган бу битлек вирусларны бер минут эчендә тулысынча юк итә диелә. Әмма моны раслый да кире кага да алмыйбыз.

Вакцина

Шулай да белгечләр сәламәтлек өлкәсендә елның иң зур казанышы дип кешенең иммунодефицит вирусына (ВИЧ) каршы ясап чыгарылган яңа вакцинаны атый.

Бу вакцинаны өч ел буе Таиландта сынаганнар, сынауда 16 меңләп ихтыярый катнашкан. Яңа вакцина 31% очракта вируска каршы тора ала диелә. Кемдер моңа шикләнеп карый, кемдер АИДСка (СПИД) каршы көрәштә хәлиткеч адым дип саный.

“Бу вакцина әлегә гомум кулланышка кертелә алмый, чөнки аның каршы тору вакыты кыска һәм саклау дәрәҗәсе түбән, - ди Global Vaccine ширкәте мөдире Алан Бернштайн. – Ләкин аның әһәмияте гаять зур, чөнки ул АИДСка каршы торып була алуны күрсәтте.”

Телескоп

2009 елның Халыкара астрономия елы (видео) булганын искәртеп китү дә урынлы булыр. Нәкъ 400 ел элек Галилео Галилей беренче тапкыр телескоп аша күкне күзәткән булган.

Хәзерге чор галимнәре күпкә заманчарак җиһазлар куллана. Май аенда Европаның Галәм идарәсе Планк обсерваториясе дип аталган телескопны галәмгә чыгарды. Технологиянең соңгы сүзе саналган бу телескоп, Җирдән 1.5 миллион чакрым ераклыкка китеп Галәмне өйрәнә башлады. Галимнәр бу нәтиҗәләр Галәм яралу мизгелен күзалларга ярдәм итәчәк дип өметләнә.

2009 елда АКШның Хаббл телескобы да Галәмнән искиткеч матур сурәтләр төшереп җибәрде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG