Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев яңача аралашты


Русия президенты Дмитрий Медведев ел азагында туры эфирда 3 федераль телеканал җитәкчесе сорауларына җавап бирде. Анда Русия икътисады алдында торган проблемалар, климат үзгәреше, хезмәт миграциясе, АКШ белән Русия мөнәсәбәтләре хакында сүз барды. Мондый форматтагы аралашу беренче тапкыр узды.

Русиянең икътисади кризистан чыгуы кинәт кенә булмаячак һәм нефть яки газ сатудан кергән акчага гына бәйле булып яшәү дөрес түгел, дип белдерде Русия президенты Дмитрий Медведев 3 телевизион канал җитәкчесенә биргән әңгәмәдә.

Медведевның “Беренче канал”, “Русия” һәм “НТВ” телеканналары җитәкчеләре белән очрашуы Казан вакыты белән көндезге 12дә туры эфирда барды.

Бер сәгатьтән артык дәвам иткән әңгәмә күп төрле мәсьәләләр күтәрелде.

Президент икътисади һәм финанс кризиска карамастан, Русия социаль түләүләрне туктатмады һәм хөкүмәт пенсия арттыру турында үзенең планын үтәп килде, дип әйтте.

Медведев икътисадны модернизацияләү кирәклеген һәм нефть белән газ керемнәренә бәйлелекне киметергә чакырды.

“Модернизациядән тыш, безнең икътисадның киләчәге юк, гәрчә ул табигый байлыкларга нигезләнгән булса да”, диде ул.

Милиция турында

Медведев ил җитәкчесе буларак, гомумән, үз эшеннән канәгать булуын әйтте.

Премьер-министр Владимир Путин белән мөнәсәбәтләре турында сорауга җавап биргәндә: “Без һәрвакыт дус булдык һәм ул мөнәсәбәтләр үзгәрмиячәк”, диде.

Медведев беренче булып имзаланачак килешүе эчке эшләр министрлыгын реформалау турында булачагын әйтте.

Белүебезчә, милиционерларны коррупциядә гаепләп министрлыкка әлдедән-әле тәнкыйть белдерелә.

Президенттан Русиядәге хезмәт миграциясе үсеше һәм аның социаль-икътисад хәлгә тәэсире турында да сорадылар.

Рәсми саннарга килгәндә, ел саен Русиягә 12 миллион тирәсе эшче мигрантлар килә. Аларның күпчелеге Үзәк Азия илләре һәм Кытайдан.

“Безнең ил бик зур һәм эшче куллар җитәрлек”, диде Медведев. Әмма президент сүзләренчә, күп кенә чит илдән кергән мигрантлар Русия өчен мөһим булган, әмма безнең халык эшлисе килмәгән хезмәтне башкара.

Ләкин Медведев мигрантлар ил кануннарын үтәргә, салымнарны түләргә һәм урысча сөйләшергә тиешлекне әйтте.

Медведев Обаманы мактады

Русия президенты Мәскәү һәм Вашингтон атом коралын киметү турында яңа килешү имзалауга барысын да диярлек килештерде, диде. Шул ук вакытта ул яңа килешү Русиянең атом үсешеннән баш тартуын аңлатмавын әйтте.

“Яңа килешү имзалангач та, стратегик корал үсеше дәвам итәчәк, чөнки аннан башка без үз илебезне саклый алмыйбыз”, диде Медведев.

Ул Кушма Штатлар президенты Барак Обаманы көчле сәясәтче һәм кызыклы кеше дип мактады. “Аның белән аралашуы җиңел, чөнки ул тыңлый белә”, диде Медведев.

Русия президентының әлеге әңгәмәсе нәкъ аның абруе үсеш алган вакытка туры килде. Декабрьдә “Левада” үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, җавап алынган халыкның 78% ил президенты вазыйфасы буларак Медведевның эшеннән канәгать булуын әйтте.

Медведев яхшы сөйли

Панорама” мәгълүмати-тикшеренү үзәге җитәкчесе Владимир Прибыловский фикеренчә, аның чыгышында пропаганда бөтенләй диярлек яңгырамаган.

“Аның сөйләве яхшырганнан-яхшыра. Ә эшкә килгәндә, бернәрсә дә эшләнми. Зур яңгыраш алган “Русия, алга!” мәкаләсе дә буш куык булып чыкты. Идарә аның кулында булганда ул яхшы сүзләр әйтә. Ә ниндидер зур әйбер эшләргә күрәсең аның көче җитми – шуңа эшләми дә. Бәлкем эшлисе килмәгәнгә эшләмидер. Без бит белмибез”, ди ул.
XS
SM
MD
LG