Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

24 декабрьдә КамАЗ 2009 ел эшен төгәлләде. Яңа елда беренче эш көне 11 гыйнварда башлана. Шушы ук көнне “КамАЗ-Мастер” такымы Дакар ярышларына юл алды. Ул быел Аргентина башкаласы Буэно-Айреста башланачак. Узышка 5 КамАЗ китте. КамАЗ генераль директоры Сергей Когогин журналистлар белән очрашты.

КамАЗ ширкәте җитәкчесе Сергей Когогин 24 декабрьдә Чаллы, Татарстан журналистлары белән очрашуда әлләни яңалыклар әйтмәде. Беренче чиратта Германиянең “Даймлер” компаниясе, АКШның “КАММИНЗ” һәм “Федерал Могул” ширкәтләре белән хезмәттәшлек итүнең зыян китермәвенә басым ясады.

“Кризистан чыгу өчен дәүләт төзелеш, юл салу юнәлешендә эш алып барса, нәтиҗәләр әйбәт булачак. Сочида узачак Олимпия уеннары корылмалары өчен яңа объектлар төзү сорала. Монда йөк машиналары кирәк булачак. Русия 2015 елда ашлык сату күләмен 20 миллион тоннадан 40-50 миллион тоннага җиткерүне фаразлый. Авыл хуҗалыгында мондый үсеш булса, монда да авыр машиналар кирәк булачак”, дип белдерде Когогин.

Әлегә, кризиска бәйле рәвештә, КамАЗда автомобиль җитештерү кимү ягына бара. Шуңа да карамастан Чаллы ширкәте Русиядә йөк автомобильләре җитештерү буенча алдынгы урында кала бирә, аңа көндәшләр күренми.

Русиядә иң булган ширкәт

“Кризис чорында 23300 КамАЗ машинасы җыелды, 26 мең чамасы сатылачак. Бу саннар 2003 ел белән чагыштырырлык. КамАЗ Русиядә иң уңышлы ширкәт булып кала. Җитештерү күләме 2008 ел белән чагыштырганда 48%ка кимесә, Русия ширкәтләрендә кимү 80%ка җитте. Русия базарында 2009 елда КамАЗ өлеше 28%тан 57%ка артты.

Кризис 2010 елда дәвам итәчәк. Алдагы елда 28 мең машина җитештерү фаразлана. Русия базарында КамАЗ өлеше 60%ка җитәчәк. 2013 елда, кризис тәмамланыр, ширкәт 46 мең машина сатарга исәпли. Бу – 2008 ел күрсәткеченә тиң”, ди КамАЗ матбугат үзәге баш белгече Фәһим Җиһаншин “Азатлык”ка.

Быел КамАЗ 2008 елда ясалган машиналарны уңышлы гына сатуга иреште. Ел дәвамында КамАЗ 3 меңгә якын кешене эштән җибәргән.

Сорашу, тикшерүләр ни күрсәтә

Шулай да бүгенге КамАЗда барысы да матур, яхшы дип әйтеп булмый. Күптән түгел Чаллыда “Куллану җәмгыятендә кризис” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Шунда психология фәннәре кандидаты Татьяна Галич мондый саннар китерә:

“КДУ һәм Мәскәү мәдәният институтында укучы студентларым КамАЗда эшләүчеләр арасында да сорашу-тикшеренүләр уздырды. Шәхси борчулы халәттә булган камазлылар саны бик күп. Ширкәтнең 90% кешесе “чик буе” халәтендә яши. 50% кеше бүген үк хастаханәгә яту ихтималында. 40% кеше үзләре бочулы халәттән чыга алмый, яки чыгарга теләми, яки чыгу юлын белми”, диде ул.

24 декабрьдә Чаллыдан 5 КамАЗ машинасы Дакар ярышларына юл алды. Аларның өчесе узышта катнашса, ике автомобиль техник ярдәм күрсәтәчәк. Быелгы узыш Аргентина башкаласы Буэнос-Айреста башлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG