Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:20

Иран бин Ладен кызының Согуд илчелегендә булуын раслый


Иран Согуд Гарәбстаны илчелегенең әл-Каидә җитәкчесе Усама бин Ладен кызының Ирандагы илчелектә яшәве турында белдергәнлеген хәбәр итә.

Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый әйтүенчә, Иран хакимиятләре аның илгә ничек кергәнлеген, илчелеккә ничек килгәнлеген белми.

Иран телевидениесенә Моттакый, әгәр дә Иран хакимиятләре аның кем булуын ачыклый алса, ул Ираннан ирекле рәвештә китә алачак дип белдерде.

Моттакый бин Ладенның башка балаларының Согуд илчелегендә яки Иранда булу мөмкинлеге турында бер сүз дә әйтмәде.

XS
SM
MD
LG