Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Татар егете үлеменә яртылаш түләделәр


Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан татар егете Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаеплеләргә җәза бирү, гаделлек юллау өлешчә гамәлгә ашты.

Радмир Сәгыйтовның әти-әнисе, үзләренә китерелгән әхлакый-рухи зыян өчен, Русия Финанс министрлыгыннан 3,5 миллион сум акча алуга иреште. Әхлакый зыян өчен курсантның әти-әнисе һәм апасы Русия Финанс министрлыгы 6 миллион сум һәм матди зыян өчен 60 мең сум акча түләргә тиеш, дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Бу мөрәҗәгатьне Новосибирск шәһәренең Октябрьский районы мәхкәмәсе карады.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Новосибирск гарнизоны хәрби прокуратурасы алып барган тикшерү эшләре барлык гаеплеләрне дә ачыклап беткән иде. Бу эш буенча, курсантның үлемендә гаепләнүчеләр саны 10 га җитте. Аларның икесе 2,5 һәм 3 елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Калган сигезе 2 елдан алып 5 елга кадәр гомерен колониядә үткәрәчәк. Мәхкәмәдә хөкем алдына баскан курсантлар үз гаепләрен таныды һәм Радмир Сәгыйтовның туганнарыннан гафу үтенде.

Башкортстанның Учалы шәџәреннән татар егете Радмир Сәгыйтовның гомере узган елда өзелгән иде. Новосибирск шәџәрендәге хәрби команда училищесына укырга кереп, әле беренче курсны гына тәмамлап килүче Радмир Сәгыйтов үз-үзенә кул сала. Мордар китү алдыннан, Радмир ике хат та язган. Аларда ул бу училищеда хәрби устав кагыйдәләре түгел, ә төрмә, зона “тәртипләре” булуы турында яза.

Радмир Сәгыйтовның әти-әнисе сүзләренчә, Новосибирск хәрби училищесы офицерлары башта бу вакыйганы гади хулиганлык күренеше дип кенә бәяләгән. Әмма, тикшерүләр барышында, анда Радмирга карата, татар булганы өчен, милли нигездә басым да көчле булганлыгы расланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG