Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Федерация Шурасы сәүдә канунын раслады


Федерация Шурасы Сәүдә эшчәнлеген көйләү кануны өлгесен раслады.

Анда, аерым алганда, бер сәүдә ширкәтенең өлеше теге яки бу төбәктә 25 проценттан артык булмаска тиеш диелә.

Моннан тыш, әгәр берәр төбәктә социаль әһәмияткә ия аерым таварларның бәясе 30 көн дәвамында кимендә 30 процентка артса, хөкүмәткә иң күбендә 90 көнгә ул таварларга мөмкин булган бәяне билгеләү хокукы бирелә.

Яңа канун киләсе елның 1 февраленнән гамәлгә керә. Шуңа кадәр төзелгән килешүләр ярты ел эчендә яңа канунга яраклаштырылырга тиеш.

XS
SM
MD
LG