Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:30

2009 елга тамганы глобаль икътисади кризис сукты. Русия дә үзенә төшкән өлешен алды. Татар матбугатында бу кризисның сәбәпләре, халыкның тормышы турында статистикалар, яки канәгатьләндерерлек хәбәрләр бик үк булмады.

Кайбер илләрдә икътисад кына түгел, ә милли хокуклар, гаделлек, тирә-юньне яклау өчен көрәш дәвам итте. Демократия җимеше өлгермәгән Русия туфракларында исә матбугат режимны бик үк ачуландырмаган темалар белән чикләнде. Кем Дон Кихот булырга теләми, үзәктән күрсәтмә булмаса да, үз цензурасын куллана.

Җитәкчелекне тәнкыйтьләүчеләргә карата чаралар шундук күрелә. Ирек Мортазинны хөкем итү, профессор Мидхәт Фарукшинны эшеннән куу (профессор Фарукшин эшеннән куылмады, кафедра мөдирлегеннән алынды - редакция), Фәүзия Бәйрәмова өстеннән дәвам иткән хөкем процессы соңгы айлардагы мисаллар гына. Русиядә гомумән үз фикерле журналистларны үтерү гадәти хәлгә әверелә башлады.

Татарстан һәм башка милли республикалар өчен бу ел элегрәк казанылган хокукларны бер-бер артлы югалта бару елы булды. Иң мөһиме - туган телдә мәгарифнең бетерелүе булды. Табигый, моның нәтиҗәсе берничә елда сизелмәсә дә, берничә дистә елдан соң яшьләрнең күп өлеше ата-аналары сөйләшкән телне белмәячәкләр. Совет чорында мәгариф һәм башка өлкәләрдә күрелгән чаралар ярдәме белән җиде миллион татарның кимендә ике миллионы ана телен белмәү дәрәҗәсенә җиткән иде. Дөрес татар теле бик тиз генә юк булмас, ләкин Русиядәге ваграк халыклар шушы куркыныч астында.

Бу мәсьәләдәге проблема Татарстан белән Башкортстанга гына кагылмый. Чөнки татарларның 75 %-ы Татарстаннан читтә яши. Аларга Татарстаннан болай да әллә нинди ярдәм күрсәтелми. Бөтендөнья татар конгрессының исә мондый көче юк. Үз республикасы эчендә милли телләр проблемасын чишә алмаган Татарстан мәгариф министрлыгының исә моңар бернинди дә файдасы тия алмаячагы бик ачык.

Татарстан бу мәсьәләдә үз конституциясе шартларын да гамәлгә ашырмады. Эш урыннарында ике телне дә белгән, ягъни татарча да, русча да сөйләүчеләрнең эш хакына 15% өстәлергә тиеш иде. Үзәк Мәскәү казанында азчылыкларга карата башка чаралар да әзерләнә башлады. Димәк, 2010 елда да бик үк шатлыклы хәбәрләр булмаячак.

Сәясәтчеләр Татарстанның киләчәк президенты кем булачак дип баш вата. 75 % татар халкы өчен моның әллә нинди әһәмияте дә юк. Гомумән халык җитәкчеләрнең хакимият чорында кемнәр баеды дигән сорау белән күберәк кызыксына. Мисал өчен, Кәримовның 37 яшьлек кызы Гөлнара Кәримова Швецариянең иң бай ун кешесе арасында урын алган. Безнең татар-башкортларда шундый атаклыларыбыз була алмадымы? Бу сорауга биреләчәк җавап бигрәк тә пенсия акчасына яшәп калырга тырышучылар өчен кызык булыр иде.

Мәскәүдә җирле хөкүмәттәге депутатлар санын кыскарту турында планнар корыла икән. Шуңа күрә, җирле парламентларның вакларында 15, ә зурларында депутат саны 110нан ашмаска тиеш. Татарстан өчен бу проблема булмас кебек, әмма 120 депутатлы Корылтае булган Башкортстан иң кимендә ун урынны кыскартырга тиеш булачак. Табигый, Мәскәү тагын нинди кыскартулар, үзгәрешләр күз алдында тотуын белмибез. Ләкин гомум сәяси тенденциягә карасак, азчылыкларның хокукларын кысу процессы дәвам итә.

2010 елда Русиядә халык саны алынырга тиеш. Бу эштә дә теләгәннәр үз милләтләрен күрсәтмәсеннәр дигән принцип кертеләчәк икән. Бу күрсәтмә инде, сине рус яки россиянин дип язарбыз дигән сүз. Үткән халык санын алуда төрле яңа этник исемнәр кушылып, азчылыкларны тагын да бүлү күз алдында тотылган иде, әмма бу уен татарлар өчен бик барып чыкмады. Ләкин Башкортстанда татарларны башкорт дип язу дәвам итте. Мондый манипуляциянең нәтиҗәдә беркемгә дә файдасы тимәячәк, татар-башкортлар бер-берсе белән тартышып, талашып ятканда Мәскәү үз юлын сызды инде.

Мәскәүнең бер планы исә барлык мөселман дин әһелләрен бер үзәктә, электән булганы кебек бер мөфтилектә укмаштыру. Бу гамәлгә ашса, дистәләгән мөфти, хәзрәт эшсез калачак. Асылда Мәскәү дин әһелләренә бик үк кагылмый, чөнки аларның кайгылары телне, хокукларны саклап калу түгел. Кеше мөселман булып, русча сөйлиме, аның милли гадәт-гөрефләре яшиме? Болар ул хәтле дә мөһим түгел.

Менә шундый үзгәрешләр көтә халыкны 2010 елда. Инде тынычлык һәм муллык булса, безнең халык боларга да түзәр. Чөнки сабыр итү тәҗрибәсе бар аның. Шулай да өметсезлеккә сабышмаска кирәк. Чөнки дөньялар үзгәрә, заманында балкып торган, тирә-ягын тетрәткән Рим, Чынгыз, Госманлы һәм Британия империяләре дә бүген юк инде. Менә аларның коллыгында яшәгән байтак халык бүген бәйсез.


Профессор Надир Дәүләт
Истанбул, Төркия

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG