Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Пермь төнге клубындагы янгын корбаннары саны 152-гә җитте


Декабрь башында Пермьнең “Аксак бия” төнге клубында булган янгын корбаннары саны 152-гә җитте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк бүлеге әйтүенчә, янгын нәтиҗәсендә яраланган тагын 2 кыз пәнҗешәмбе кичендә хастаханәдә үлгән.

Клубта ут тамашасы вакытында янгын башланды. Чыгу ишеге берәү генә булу сәбәпле, 250-дән артык кешенең бик азы гына аннан чыгып өлгерде.

Төрлечә яраланган 74 кеше әле дә хастаханәдә кала.

XS
SM
MD
LG