Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:34

Кытайда күренекле диссидент 11 ел төрмәгә хөкем ителде


Кытайда демократия яклы күренекле диссидент Лиу Сзябо дәүләт хакимиятен бәреп төшерергә маташуда гаепләнеп 11 ел төрмәгә хөкем ителде.

Бүгенге бу хөкем карары чәршәмбе 3 сәгатьтән дә азрак барган мәхкамә утырышыннан соң чыгарылды.

Лиу 1989 елда Тиананмень мәйданында ут белән бастырылган демократия яклы протест чарасында катнашкан. Ул шулай ук илдә сүз иреген, кеше хокукларын һәм ирекле сайлауларны яклаучы Хартия 08 манифестының төп авторы.

Ул әлеге манифестка бәйле рәвештә былтыр кулга алынган иде.

АКШ һәм Европа Берлеге Кытайны Лиуны иреккә чыгарырга өндәде.

Кытай мондый өндәмәләрне үзенең эчке эшләренә тыкшыну дип бәяләп кире кага.

XS
SM
MD
LG