Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

27 декабрь көнне Үзбәкстанда парламент сайлаулары узачак. Түбән пулатка барлыгы 135 депутат сайланачак. Быелгы сайлаулар элеккеләреннән әллә ни аерылыр дип көтелми. 1990 ел башында бәйсезлек игълан иткәннән соң, Үзбәкстанда 3 тапкыр парламент сайлаулары узды. Һәм аларның барысы да демократик таләпләргә туры килми дип билгеләнде.

Якшәмбе көнне үзбәкләр янәдән сайлауга барачак, гәрчә оппозициядән намзәтләр булмый торып кына анда барыбер ниндидер үзгәрешләр булмаячагын яхшы белсәләр дә.

Әмма сайлауга әзерлек барышын күзәтү үзе бер тамаша кебек. Бер яктан, сайлауда катнашучы 4 партиянең барысы да президент тарафлы, шул ук вакытта алар ачыктан-ачык бер-берсен тәнкыйтьли.

Сайлауда “Халык демократик партиясе”, “Адолат” (“Гаделлек”) социаль демократик партия, “Милли тикланыш” (“Милли яңарыш”) һәм Үзбәкстанның либерал-демократик партиясе ярышачак.

1990 елдан бирле ил белән идарә итүче президент Ислам Кәримов 2004 елны партияләрне тәнкыйтьләп узган иде. Ул сәяси фиркаләрнең төпле бәйсез платформасы юклыгын һәм бер-берсеннән әллә ни аерылмавын әйткән иде.

Үзбәкстанның либерал-демократик партиясе 2004 елны узган парламент сайлауларында иң күп урынны алуга иреште. Шуңа аңа карата тәнкыйть күбрәктер.

“Адолат” партиясе вәкиле Зөһрә Батырова либерал-демократик партиясе эшли алмаганны вәгъдә итә дип саный.

“Үзбәкстанның либерал-демократик партиясенең сайлау алды программнары бары кәгазьдә генә кала торганнардан. Алар реформалар өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга әзербез дип әйтәләр. Әмма бүгенге гамәлләренә карап, алар моны ничек эшләргә җыенуын күз алдына да китерә алмыйм”, ди ул.

Либерал-демократик фирканең азрак тавыш җыюы аеруча да “Халык демократик партиясе” өчен отышлы.

Гәрчә “Халык демократик партиясе” Үзбәкстанда иң өре фирка булып калса да (аның 364 мең теркәлгән әгъзасы бар һәм ул 2004 елны сайлауда икенче урынны алган иде) 10 ел элек аның әгъзалары бермә-бер күбрәк иде.

“Халык демократик фиркасе” рәисе Латыйф Гулонов октябрьдә аның партиясе барлык сайлау бүлгесендәге һәрбер урынга дәгъва итәчәген әйтте.

Сайлаулар-демократия көзгесе

Сайлаулар турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен хәзер Үзбәкстан телевидениесендә хәтта яңа тапшыру да чыга башлады. Ул “Сайлаулар-демократия көзгесе” дип атала.

3 октябрь көнне үзәк сайлау комиссиясенең җитәкче урынбасары Кочкор Тогаев хәтта Үзбәкстанда сайлаулар башка илләр белән чагыштырганда демократиграк уза дип белдерде.

“Бездә хәтта сайлауда катнашмаган кешене мәхкәмәгә тартылмыйлар” диде ул.

Башка бер тапшыруларда университетының итальян профессоры һәм япон укытучысы Үзбәкстан кануннары хәтта аларның ил кануннарына караганда камилрәк дип белдерде.

Теләгән һәркем намзәт була алмый

Кануннарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер парламент сайлауларында бары партиядән теркәлгән намзәтләр генә көрәшә ала. Элегрәк бәйсез намзәт һәм “инициатив төркем”нән намзәт тә сайлауда катнашырга хокуклы иде.

Үзбәкстанның либерал-демократик партиясе әгъзасы Камилә Садыйкова парламент сайлауларында катнашып карарга теләвен, әмма моның мөмкин булмавыннан зарлана.

Аның әйтүенчә, намзәтләр исемлеген фирка инде әллә кайчан әзерләп куйган һәм ул сайлауда катнашырга теләген белдергәч анардан бары көлгәннәр генә.

“Минем югары белемем бар. Миңа акча да, хөкүмәттә югары урын да кирәкми. Мин ватаным өчен, президент өчен барысын да эшләргә әзермен. Әмма мин намзәт итеп үз исемемне кертергә теләгәч “мөмкин түгел” диделәр. Чөнки хакимияттә ниндидер урынны алып тормыйм. Алар миннән бары көлделәр һәм намзәтләр исемлеге инде бер ел алдан әзер булуын әйттеләр”, ди ул.

Депутатлар саны арта

Быелгы тагын бер яңалык: канун чыгару пулатында урыннар саны 150гә җитәчәк. Элек ул 120 иде.

27 декабрь көнне шул 150 урынның 135 генә сайланачак. Ә калган 15 урын автоматик рәвештә 2008 елның августында барлыкка килгән Үзбәкстан экологик хәрәкәтенә биреләчәк.

Тагын бер яңалык шунда: парламентта 30% квота хатын-кызларга каралган. “Сайлау-демократия көзгесе” тапшыруында катнашкан япон укытучысы әлеге үзгәрешләр чит ил күзәтүчеләре тарафыннан уңай кабул ителәчәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG