Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

АКШ очкычына һөҗүм омтылышын Лондон полициясе тикшерә


АКШ рәсмиләре Кушма Штатларга очучы очкычта террор һөҗүме омтылышы турында хәбәр иткәннән соң Лондон полициясе тикшерүләр үткәрә башлады.

Бер кеше очкычта бомба шартлатырга маташканнан соң Лондон полициясе бу мәсьәләдә АКШ хакимиятләре белән хезмәттәшлек итә башлаган диелә.

Террорчылыкта шикләнелүченең Лондонда укучы Нигерия ватандашы Габделфарук Габделмуталлаб исемле кеше булуы әйтелә.

Амстердамнан Детроитка якынлашып килгәндә очкычтагы юлчылар һәм хезмәткәрләр Габделмуталлабны көч белән тынычландырган һәм ул кулга алынган.

АКШ конгрессмены Петер Кинг әйтүенчә, Габделмуталлаб әл-Каидә террор челтәренә бәйле дип шикләнелә.

XS
SM
MD
LG