Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиянең элекке президенты Звиад Гамсахурдияненең улы ачлык игълан итте


Тикшерүне тагын 4 айга озайту турындагы мәхкәмә карарына протест йөзеннән Грузиянең элекке президенты Звиад Гамсахурдияненең улы – Цотне ачлык игълан итте.

Коралдан күршесен яралауда гаепләнеп ул октябрьдән бирле төрмәдә тотыла.

Цотне Гамсахурдия гаепләүләрне кире кага. Аның якыннары Цотне сәяси нигездә эзәрлекләнә дип саный.

Элегрәк Цотне Гамсахурдия инде ачлык уздырган иде.
XS
SM
MD
LG