Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкычны шартлатырга омтылган нигерияленең әтисе АКШны кисәткән булган


Кушма Штатларга очучы очкычта террор һөҗүме оештырырга теләгән 23 яшьлек нигерияленең әтисе, ноябрьдә улының экстремистик карашлары турында Нигериядәге АКШ илчелеген кисәткән булган.

Би-би-си хәбәр итүенчә, АКШка очарга тыелган кешеләр “кара исемлегенә” кертү өчен танылган Нигерия банкиры Гомәр Фарук Габделмуталлабның хәбәрләре генә җитмәгән.

Җомга көнне Амстердамнан Детроитка очучы очкычта шартлаткычны гамәлгә кертергә тырышкан Габделмуталлаб юлчылар һәм хезмәткәрләр тарафыннан көч белән тынычландырылган һәм кулга алынган иде.

Әл-Каидә террор челтәре белән бәйле булуын әйткән Габделмуталлабка очкычны шартлату омтылышында гаеп белдерелгән.

Кушма Штатлар һава аланында һәм дөньяның башка илләреннән Америкага очучы очкычларда юлчыларны тикшерү кырысланган.
XS
SM
MD
LG