Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сыктывкарда 3 меңнән артык кеше мәчет төзелешенә каршы имза куйган


“Себер чиге” милли-радикал оешмасы вәкилләре Сыктывкарда мәчет төзелешенә каршы 3 мең 200 имза җыеп “Бердәм Русия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә тапшырган.

Билгеле булганча, ноябрьдә Сыктывкардагы “Себер чиге”, “Славяннар берлеге” һәм канунсыз миграциягә каршы җәмгыять (ДПНИ) мәчет төзелешенә каршы чыгып имза җыя башлаган иде.

“Без Сыктывкарда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенең бездән сорамыйча гына Коми республикасы башкаласында мәчет төзелешенә рөхсәт бирүенә борчылу белдерәбез. Мондый хәлләр милли һәм динара мөнәсәбәтләрне кискенләшүенә китерергә мөмкин”, диелгән иде алар мөрәҗәгатендә.

“Себер чиге” җитәкчесе Алексей Колегов “Комионлайнга” белдерүенчә, алар башта имзаларны тапшыру йөзеннән пикет оештырмакчы булган. Әмма рөхсәт бирелмәгән.

Алардан имзаларны “Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе кабул иткән. Һәм нәтиҗәдә төбәктәге башка сәяси көчләр һәм иҗтимагый оешмалар катнашлыгында “Сыктывкарда мәчет төзү: “әйе” яки “каршы” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” уздыру турында килешенгән.
XS
SM
MD
LG