Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:31

Журналист Зөбәер Мифтахов 16 ел эчендә сүзләрдә хата төзәтү, иҗекләрне бүлү, сүзлекләр буенча програмнар иҗат итә. Татарча язманы урысчага тәрҗемә програмы аерым игътибарга лаек. Бу програмга булган битарафлык аркасында төзүче аны чыгарып ташларга мәҗбүр була.

Зөбәер Мифтахов “Шәһри Чаллы”, “Таң йолдызы” газетларында “Аргамак” журналында эшли. 1990 еллар башында редакцияләрдә компьютерлар кулланышка керә. Язмаларын үзе шунда баса. Тора-бара шуңа игътибар итә, урысча язмаларда хәреф хатасын төзәтеп була, татарчада – юк. Зөбәер шушы бушлыкны тутыру өстендә эш башлый. Нәтиҗәдә, татар теле буенча компьютер өчен башка програмнар да барлыкка килә. Үзенең хезмәте хакында Зөбәер әфәнде “Азатлык” белән уртаклашты:

“1993 елда татар сүзләрендәге хаталарны төзәтү програмын төзи башлап, 1995 елда төгәлләдем, хаталы сүзне төзәттерү ягын таптым. “Субра” дип аталган бу програм башта “Шәһри Чаллы” газетында эшли башлады, аннан Татарстанга таралды”, ди Мифтахов.

Шуннан соң ул иҗек бүлү програмын ясауны максат итеп куя. Компьютер язмасында тар баганалар проблемын, ягъни иҗекләрне бүлүне 1 ел эчендә хәл итә. Алга таба электрон сүзлекләрнең булмавына игътибар итә. “Тамырдан үзгәртелгән, камилләштерелгән “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең электрон варианты барлыкка килде. Аннан соң Ожегов сүзлеген алып, өр-яңадан, башыннан азагына тәрҗемә итеп, “Русча-татарча сүзлек” програмын ясадым. Бу хакта шәһәр хакимиятенә, хөкүмәт органнарына игълан иттем. Ләкин игътибар, кызыксыну галәмәте күренмәде. Шулай да “Татмедиа” аша бу програм таралыш алды”, ди Мифтахов.

Тәрҗемәче яклау таба, ләкин...

Зөбәер Мифтахов фикеренчә, татар язмаларын урысчага тәрҗемә итү програмы аерым игътибарга лаек. Ул 2009 ел башында програмның барлыкка килүе хакында Чаллы хакимиятенә, мәгариф оешмаларына, Татарстан министрлыкларына, Татарстан президенты аппаратына хатлар яза. Җаваплар күренми. Шулай да аны мәгариф һәм информатика министрлыкларының берләштерелгән утырышына чакыралар.

“Програмны карадылар, яхшы кабул иттеләр. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты аша мактау сүзе дә әйтелде. Шуның белән бетте. Чаллыда ике тапкыр програм сынавын уздырырга талпындым, ләкин аны бөтенләй карарга теләмәделәр. Татарчадан урысчага тәрҗемәче – ул гади програм түгел. Ул безнең татар теленең кайбер мөһим проблемаларын хәл итә торган програм. Дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче, урысча белгән татар кешесе, татар телендә чыккан электрон язманың эчтәлеге белән таныша ала. Татарча белмәгән яшьләребез өчен дә ана теленә өйрәтүдә ярдәмлек булырга мөмкин”, ди Мифтахов

Яндырмый, ташлый гына

Зөбәер әфәнде әйтүенчә, ул “Тәрҗемә” програмын камилләштерүдән туктаган. Сәбәбен болай аңлата: “Күпме тырышып та, ярдәм, теләктәшлек күрмәдем. Бушлай эш өстендә утырып булмый. Програмның язмышы билгесез. Заманында Гоголь үз китапларын яндырган. Мин алай итмәдем, програмны чыгарып ташладым дип әйтә алам, ягъни, әрәм булмасын, дип сайтка салдым. Теләгән кеше аларны куллана ала. Сайт “Татарча текст” дип атала”, ди ул.

“20-30 ел вакыт узар. Бу програмнарны кем, ничек эшләде икән, дип кысыксынучылар табылыр”, дигән фикерләр белән Мифтахов әңгәмәне төгәлләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG