Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

2009 елда Самардагы татарлар тормышы


2009 ел Самар татар милли хәрәкәтенең өченче дистәне ваклавы белән тарихка керде. Русиянең бөлгенлеккә чумган хәвефле елында да Самар җирлегендә татарның милли бәйрәмнәре сәхнәләрдән төшеп калмады.

Әгәр Сабантуй кебек мәшһүр бәйрәмебез барлык татар җиренә дә кереп урнашып бетте дип санасак, Нәүрүз Самардан тыш бик сирәк җирләрдә ишетелә. Сөмбелә дә Самарда гына искә алына кебек.

Шунысын билгеләп узу кирәктер. Кризис аркасында Самарда күп проектлар кыскартылды. Ә менә татар бәйрәмнәре финанслаудан төшеп калмады.

Саный китсәң: Самар өлкәсендә ахунлык кертелде; Асрамага бала алу буенча Камышлы районы өлкәдә беренче урында; “Самар төбәге татарлары”, “Свет истины”, “Самар татарлары. Этник паспорт”, Мулла авылы тарихына багышланган китаплар чыкты; Кинел шәһәрендәге мәчет өлкәнең 87нче мәчете булып теркәлде; Самар Дуслык йортына төрекмән үзәге 24 милли оешма булып керде; Самар башкортлары “Дөнья матур”, “Иген” исемле шигъри җыентыклар бастырдылар; Октябрь аенда чәк-чәк бәйрәме узды; “Ялкынлы яшьлек” ансамбле Бәкер шифаханәсендә яңа тамашачыларын куандырды; Самарда өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте оешты; Балыклы авылында сәнгать коллективы барлыкка килде.

Рус җәмәгатьчелеге православияне мәгарифнең барлык тармакларына кертергә көч куя. Хәтта Самар өлкәсе буенча Баш федераль инспектор Сергей Сычев: ”Нинди генә югары технологияле мәктәп булмасын - ул чынбарлыкта православ цивилизациясен сеңдерергә тиеш”, диде.

4 ноябрьдә Самарда “Рус маршы” узарга тиеш иде. Кинәт кенә киченнән җитәкчеләре бу чараны үткәрүдән баш тарткан. Җитәкчеләрен иптәшләре сатлык җан дип бәяләделәр.

2009 ел башында Самарда ике митинг узды. Дан мәйданында “Бердәм Русия” үзе тудырган кризисны үзе җайга салу ягын сөйләсә, Киров мәйданына җыелганнар “Бердәм Русия” сәясәтен һәм Путинны чыбыркыладылар.

XS
SM
MD
LG