Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:19

Красноярск крае татарлары тормышында 2009 елда булып узган вакыйгаларга кыскача күзәтү.

2002 елгы җанисәп буенча Красноярск краенда 2 миллион 800 меңнән артык халык яши. Аларның 49500 – татар милләтеннән. Татарларның 11 меңгә якыны Красноярскида, калганнары крайның башка шәһәрләрендә һәм авыл-районнарында яши.

Сан ягыннан артык күп булмасалар да, татарлар крайда инде яхшы танылган. Татар оешмалары край һәм шәһәр күләмендә оештырылган чараларда актив катнашалар. “Край, яки шәһәр көне буламы, нинди дә булса фестивальме, спорт ярышымы – без аларның барсында да катнашабыз”, ди Красноярск крае татар милли мәдәни мохтарият рәисе Вәгиз әфәнде Файзуллин.

Татар оешмалары үзләре дә төрле мәдәни чаралар үткәрәләр, бәйрәмнәр оештыралар. Крайда 1997 елны милли бәйрәмебез Сабантуй тергезелгән. Ул зур күләмдә, күп халык катнашлыгында үтә. “2009 елны крайда 18 урында сабантуй оештырык”, ди Вәгиз әфәнде.

Оештыру эшләрендә край, шәһәр, район һәм авыл хакимиятләре ягыннан ярдәм булган. Татар эшмәкәрләренең дә ярдәм иткән. “Бәйрәмнең мәдәни өлешен асылда үз көчебез белән күтәрдек. Концерт программасында үзебезнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Быел Казаннан 2 артист килде, алар Красноярск һәм Лесосибирски шәһәрләре сабантуйларында гына катнаштылар. Бөтендөнья татар конгрессына һәм Мәдәният министрлыгына рәхмәт, безгә гел ярдәм итеп торалар”,- ди Вәгыйз әфәнде Файзуллин.

Крайда 11 дини һәм милли татар оешмасы үзенең эшчәнлеген рәсми теркәлеп, алып бара. Шул исәптән “Яңарыш” край милли мәдәни мохтарияте дә.

2009 елның февралендә Красноярски “Йолдыз” татар үзешчән сәнгать коллективының оешып эшли башлавына 20 ел тулган. Бу вакыйга тантаналы кичә рәвешендә, зурлап билгеләнгән. Кичә барган 750 урынга исәпләнгән зал халык белән тулы булган. Тәбрикләргә авыл-районнардан татар һәм башка милли коллективлар килгән, край һәм шәһәр хакимиятләреннән тәбрикләүләр булган. Кичәдә крайның мәдәният министрлыгы вәкилләре дә булган. Барлык халык алдында алар коллективка “Халык” исеме бирелүе хакында бәян иткәннәр, рәхмәт хаты тапшырганнар.

Ансамбльдә яшьләр дә шөгыльләнә. Алар концертларда, җыр-биюләрдә катнашалар. Яшьләр өчен аерым ял кичәләре һәм дискәтүкләр оештырыла. 2009 елны крайда “Мисс-Азия” конкурсы оештырылган. Анда татар кызы икенче урынны яулаган “Бу чаралар яшьләребездә милли хис тәрбияләргә дә ярдәм итә”, ди Вәгиз әфәнде.

Красноярски краеның татар иҗтимагый оешмалары белән Татарстан арасында ныклы бәйләнеш урнашкан, дияргә була. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, мәгәриф һәм мәдәният министрлыклары ярдәме белән крайга күп кенә күләмдә татар теле дәреслекләре һәм матур әдәбият китертелгән. Хәтта крайның фәнни техник китапханәсендә татар бүлеге булдыруга ирешелгән. Анда 3 меңнән артык китап тупланган. Татарстаннан килгән китаплар авыл китапханәләренә дә җибәрелгән.

Татарстан белән тыгыз бәйләнешләр урнашуның тагын бер җимеше – 2009 елны крайга татар спектакле белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры килеп киткән. “Сынган беләзек” спектаклен театр Красноярскида бер, Ачински һәм Лесосибирски шәһәрләрендә икешәр мәртәбә куйган. “Күп еллар буена сәхнәдә татар телендә тамаша күрмәгән халык өчен бу бер могҗиза булды. Халык бик яратып калды, кабат килүләрен сорады”, ди Вәгиз әфәнде Файзуллин.

Крайның бер төркем яшьләре Татарстанда оештырылган “Татар яшьләре көннәренә” барганнар. Аннан алар тәҗрибә туплап, илһамланып кайтканнар. 12 яшьтән 16га кадәр булган бер төркем балалар да Татарстанга барып, балалар сәламәтләндерү лагерында ял итеп кайтканнар. “Алар да Казаннан канатланып кайттылар, күзләре ачылды. Балалар өйләрендә татарча сөйләшә башладылар. Әти-әниләре безгә рәхмәт әйтә”, ди Вәгиз әфәнде.

Красноярски крае татар оешмаларның проблемалары да юк түгел. Аеруча мәгариф өлкәсендә. Яшь буынны туган телгә өйрәтү әле җайга салынмаган Татар авыллары таркала, мәктәпләр саны кими”, ди Вәгиз әфәнде, борчылып. 1925 елны крайда 72 татар авылы булган. Хәзер крайда 40ка якын гына татар авылы калган. Әмма бу авылларның берсендә генә - Казаченски районының бер мәктәбендә генә татар теле фән буларак укытыла. Тагын 5 мәктәптә балалар туган телебезне факультатив рәвештә өйрәнәләр. Башка авылларда татар теле укытылмый”, ди ул.

Красноярски шәһәрендә дә татар теле курслары эшләми. “Узган ел ике урында эшләгән иде, быел бер урында да юк. Шәһәр зур, балаларны бер урынга туплау кыен. Башка проблемалар да җитәрлек”, ди Вәгиз әфәнде.

Край милли мәдәни мохтариятнең дә даими үз урыны юк. “Йолдыз” ансамбленә йөрүчеләргә репетицияләр үткәрү өчен “Хезмәт һәм бердәмлек” дигән мәдәният сараенда урын бирелгән. Шул ук мәдәният сараенда 2010 елның февралендә Край милли мәдәни мохтарияте оешуының 2 еллыгын билгеләнергә җыеналар.

Крайда дини юнәлештәге эшләр уңышлы гына бара, дисәк ялгыш булмас. Соңгы елларда Красноярск, Норильск, Лесосибирск шәһәрләрендә, Казачински районның Атношка авылында, Пировски районның Икшермә авылында яңа мәчетләр төзелде. Пировски район үзәгендә мәчет төзелеше тәмамланып килә. Енисейски шәһәрендә, Киров районының Долгово авылында һәм кайбер башка авылларда иске мәчетләр төзекләндерелде. Кайбер авыл-районнарда гыйбадәт йортлары эшли башлады.

Төзелеш эшләре химаячылар ярдәме белән башкарыла. 2009 елны Корбан бәйрәме алдыннан гына Большемуртински районының Казанка авылы мәчете төзекләндерелде. “Чыгымнарны өч эшмәкәр күтәрде. Бу мәчеткә 100 ел. Себер ягында сакланып калган иске мәчетләрнең иң матуры, дип әйтергә була. 6 ай эчендә эшләп чыктылар. Бүгенге көндә 2 катлы, 600 квадрат метр мәйданлы мәчет мөселманнарга тапшырылды”, ди Вәгиз әфәнде шатланып.

Вәгиз әфәнде белән барган әңгәмәгә аның милли эшләр буенча урынбасары, эшмәкәр Зиннур әфәнде Мансуров та кушылды. Бизнес эшләре отышлы булмаган очракта да, милли һәм дини эшләрдә ул һәрдаим ярдәмгә килә икән. “Акчам булмаган очракта, кредит алып булса да, ярдәмгә киләм. Булышу миңа рухи канәгатьлек бирә”, ди Зиннур әфәнде.

Пировский районының Икшермә авылына аерым тукталырга кирәк. 2010 елда авылга 100 ел тула. Башкалардан бу авыл шунсы белән дә аерылып тора, анда күп гаиләләр тәрбиягә бала ала икән. Хәзерге көндә Икшермәдә 56 бала тәрбиягә алынган. Шунсы да игътибарга лаек, алар арасында бер генә дә татар баласы юк. Районның Тимершек һәм Коврига дигән татар авылларында да гаиләләрдә 20ләп бала тәрбияләнә. Зур Улуйски районының Елга авылында да 17 бала тәрбиядә. “Балалар гаиләдә татар телендә аралашалар, аларның татар рухында үсүләренә өмет бар”, ди Вәгиз әфәнде Файзуллин.

Әңгәмә барышында Вәгиз әфәнде алда торган мөһим чараларга да тукталды. “Сабантуйларны 2009 елдагыдан ким үткәрмәскә, 18дән дә аз булмаска тиеш, тантаналы рәвештә Икшермә авылының 100 еллыгын билгеләргә уйлыйбыз”, дип санап китте ул.

2009 елда үткәрергә ниятләнгән бер мөһим чара - тара теле укытучыларының семинар-укуларын оештыру булган. Русиядә “дуңгыз чире” авыруы тарала башлау сәбәпле, әзерлек эшләре туктатылган. “Край белән Татарстан мәгариф министрлыгы арасында килешүләр инде төзелгән, пррограмма билгеләнгән, без аны 2010 елны үткәрергә ниятлибез”, ди Вәгиз әфәнде.

Красноярск татарларының 2010 елны үткәрергә җыенган тагын бер кызыклы чаралары бар. Алар Коасноярски шәһәреннән Казанга кадәр җиңел машиналарда барырга уйлыйлар. Юлда аларга Новосибирски, Омски, Төмән, Екатеринбург татарлары да кушылырга тиеш. “Флаглар, шигарьләр күтәреп, юлда очрашулар үткәреп, концертлар куеп, Казанга барып җитәргә уйлыйбыз. Күрше төбәкләрнең татар оешмалары җитәкчеләре дә безнең хәрәкәткә кушылырга теләкләрен белдерделәр”, ди Вәгиз әфәнде Файзуллин.

Менә шундый чаралар белән уздырдылар 2009 елны Красноярски краенда яшәүче милләттәшләребез. 2010 елда да алар кул кушырып утырырга җыенмыйлар, чараларын алдан билгеләп куялар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG