Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татарча Яңа ел бәйрәме!


Мәскәүдә быел да балалар өчен татарча яңа ел бәйрәме узды. Ләкин бәйрәмдә татарча сөйләшүче балаларның башка елларга караганда азрак булуы күзгә ташланды.

Мәскәүнең мәдәни үзәгендәге яңа ел бәйрәме «Яңа ел турындагы җыр» белән башланып китте. Мәскәүдә Асадуллаев йорты татарларга кайтарылганнан бирле, мәдәни үзәктә балалар өчен татарча чыршы бәйрәме үткәрелеп килә. Быел да бер яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган балалар өчен Кыш бабай белән Кар кызы да килде, бүләкләр дә таратылды. Балалар берсен-берсе уздырып шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Аларга яңа ел турында сәхнәләштерелгән әсәр дә күрсәтелде.

Татарча җырлар җырлап, шигырьләр сөйләүче Алинә белән Мөнирә – Зәмзәмия Сәхәбетдинова оештырган «Шатлык» төркеменә йөрүчеләр булып чыкты. Алинәгә 5 яшь булса, Мөнирәгә әле бары тик 4 кенә яшь.


Алинәнең әнисе Ләйлә Шагиева да бу бәйрәмнән бик канәгатъ калган. «Мәскәүдә шундый мәдәни үзәк булуга без бик шат. Мин үзем тууым белән Арча районының җырларда җырлана торган Наласа авылыннан. Язмыш Мәскәүгә китерсә дә, туган ягыбызны сагынып яшибез. Балам белән дә татарча сөйләшәбез. «Шатлык» төркеменә дә телебезне тагын да яхшырак белсен, җырларны өйрәнсен дип йөртәм. Биредә туган телдә сөйләшү дә, туган телгә мөнәсәбәт тә формалаша», диде ул.

Тик шунысын да әйтергә кирәк, быел башка елларга караганда, татарча шигырь сөйләргә атлыгып торучы балалар азрак булды. Бер апа оныгым да Артем исемле, татарча да белми шул, диде үкенечле тавыш белән. Нигә алай соң дип сорагач, әнисе үзебезнең кеше булып чыкмады шул, диде ул.


Яңа ел бәйрәмендә катнаш никахтан булган балалар күп иде. Ләкин алар бу бәйрәмнән «Исәнме Кыш бабай! Исәнме Яңа ел!»дигән сүзләрне өйрәнеп киттеләр дип әйтергә була. Чөнки исәнләшүдән башланган уеннар да, сәхнә әсәре дә татар телендә барды. Татарстанның атказанган артисткасы, мәдәни үзәктә мәдәни чаралар өчен җаваплы булган Роза Хабибуллина язган сценарий буенча куелган сәхнә әсәрендә Кыш бабайны Русиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов уйнады. Калган рольләрдә үзешчәннәр катнашты.


Мәскәүнең үзендә яңа ел бәйрәме булган көннәрдә, Мәскәүнең этномәдәни юнәлешендә эшләүче мәктәбендә укучы 4 бала Казанда президент чыршы бәйрәмендә катнашкан. Мәктәп директоры Лемма Гирфанованың әйтүенә караганда, алар барысы да иң ихшы билгеләренә генә укучылар. Өчесе татар баласы булса, берсе татарчаны әйбәт белүче рус кызы икән.
XS
SM
MD
LG