Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:50

Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсенә “Маяк” шартлавында атом нурланышы алган Чиләбе өлкәсе Мөслим авылы халкыннан шикаятьләр килә тора. Шартлау моннан 50 ел элек үк булса да, халык аның зарарын әле бүген дә шактый күрә.

2006 елда Русиянең атом энергиясе министрлыгы һәм Чиләбе өлкәсе хөкүмәте Кунашак районы Мөслим авылы халкын күчерү һәм яңа торак белән тәэмин итү турында килешү төзегән иде. Әлеге хәбәр беренче карашка күпләрне сөендерде. Чөнки һәрбер торак хуҗасы йә миллион сум, я инде Яңа Мөслим авылында йорт алырга хокуклы иде.

Әлбәттә, күп кенә мөслимлеләр беренче чиратта шәһәргә күченеп китәргә хыяллана. Чөнки балаларны аякка бастыру калада җиңелерәк. Күпләрнең сабыйлары нурланыш нәтиҗәсендә инвалид булып туган. Һәм дәвалау өчен яхшы шартлар шәһәрдә генә бар.

Ләкин миллион сумга Чиләбедә хәтта бер бүлмәле фатир да килми.

Яңа Мөслим авылына күчәргә ризалашучылар шулай ук нәрсәдер ота дип әйтеп булмый. Чөнки ул Мөслимнән әллә ни ерак урнашмаган. Һәм җәй көнне терлекләр шул ук радиацияләнгән Теча елгасыннан су эчәчәк. Аннары зур хуҗалыклар әлеге авылга күченеп икътисади яктан зыян күрә. Чөнки аларга йорттан башка берни тәкъдим ителми. Мунча, яисә хуҗалык өчен башка барлык кирәк-яракларны үз көчләренә җитештерергә туры киләчәк.

Күп кенә мөслимлеләр (300гә якын кеше) бөтенләй үзләренең авылларыннан китә алмый. Чөнки аларга бернинди акчалата түләүләр каралмаган. Бу төркемгә 3 категория карый.

Беренчесе – авылда озак яшәп тә ниндидер сәбәпле, торак милке хокукын ала алмаучылар. Җирле хакимият белән мәхкәмәләшерләр иде, күбесенең акчасы юк. Ә акчалары булганнар еш кына район мәхкәмәсендә эшне оттыра.

Икенче төркем – Мөслимдә теркәлү узмаганнар. Андыйлар шулай ук аз түгел. Мисал өчен Юлия Фазелтдинова шундыйлардан. Ул Мөслимдә туган, “Маяк”тагы авариядән зыян күргәннәр исемлегендә, әмма укуын тәмамлаганнан соң Чиләбедә урнашып эш фатирында яши. Аның бердән-бер милеге булып Мөслимдәге ике бүлмәле фатиры кала. Әлеге йортта инде беркем дә яшәми, һәм барлык торбалар искергән.

“Маяк”тан зыян күрүче буларак Фазелтдиновага торак сертификаты тиешле. Әмма әти-әнисе үлгәннән соң ул төп милекче булып кала. Һәм аңа сертификат бирүдән баш тарталар. Йортның яшәү өчен бөтенләй яраксыз булуы да искә алынмый.

Өченче төркем – бу “Ростат” шартлары белән килешә алмаучылар. Наҗия Әхмәдиева гаиләсе шулар хисабына керә. Алар ике хуҗага караган коттеджның яртысында яшиләр. Ике улларының берсе нурланыштан зыян күрү сәбәпле, инвалид. Тагын берсе күптән түгел гаилә корып җибәргән.

Әхмәдиевлар кече инвалид балаларын тормышка җайлаштыру өчен шәһәргә күчеп китәргә тели. Әмма аларга бары 1 миллион сум гына тәкъдим итәләр. Гәрчә Әхмәдиевләр күбрәккә хокуклы. Чөнки кече уллары йорт хосусыйлаштырылгач туган һәм аның шәхси милке булмау сәбәпле, аңа торак сертификаты тиешле. Әмма түрәләр ни сәбәпледер, аны чираттан сызып атканнар. Хәзерге вакытта коттеджга җылылык кертелмәгән, суны сәгатьләп кенә бирәләр. Йортның яртысы сүтелү сәбәпле, эчке яктагы дивар тышкы булып калган.

Мөслим авылы халкы күчерү вакытында бик күп хокук бозуларга очрауларын әйтә. Алар инде прокуратурага да, күптән түгел Владимир Путинның җәмәгатьне кабул итү бүлмәсенә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма әлегә файдасыз. Аларның бар өмете – Европа мәхкәмәсенә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG