Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:05

Камал театрында “Иң зур татар чыршысы” дип аталган тамаша бара. Театр мөдире урынбасары Сәрия Зиннәтова: “Яңа ел бәйрәмнәрендә балалар өчен куярдай әсәр юк”, дип белдерә. Яшь драматург Илгиз Зәйниев исә Яңа ел бәйрәмендә кулланырлык матур татарча көй юклыкка аптыраган.

Балаларны тамашага җәлеп итү өчен Камал театры хезмәткәрләре, Сәрия Зиннәтова сүзләренчә, кулларыннан килгәннең барсын да эшләргә тырышкан. Театр фоесындагы очы түшәмгә тигән ямь-яшел чыршы да Татарстан урманнарыннан. Кече залга бәйрәм көннәрендә Казан зообакчасы җанварлары һәм кошлары кунакка килгән. Спектакль башланганчы балалар аларны карап мәш бетә. Ә зур сәхнәдә исә, Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары Андерсенның “Кар иле патшабикәсе”н куя.

Сәхнәдә дә, Кариев театрында да кыш


Камал театры мөдире Шамил Закиров, кариевларның Камал сәхнәсенә килүен, берьяктан, иҗади хезмәттәшлек дисә, икенче яктан, яшьләр төркеменә үзенә күрә бер ярдәм дә икән.

“Аларга ярдәм итү өчен монда чакырдык. Чөнки аларның биналары бик суык. Җылыту җайланмасы эшләми. Аннан соң, декабрь аенда Камалда 3 премьера булгач, үзебез өлгерә дә алмадык”, ди Закиров. Яшь тамашачы театры артистлары 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр җылы Камал театрында булсалар, әсәрләре салкын кар иле патшабикәсе турында. Авторы XIX гасырда Даниянең күренекле әкиятчесе Ганс Христиан Андерсен.
Сәрия Зиннәтова

Ә татарның Яңа ел бәйрәмнәре вакытында балаларга күрсәтерлек әсәре бармы соң?

“Без ул турыда бик күп уйладык. Дөресен әйткәндә, балаларга якын булган, алып куярлык әкият юк. Безнең, гомумән, татар драматургиясе аксый, ә балалар драматургиясе бигрәк тә”, дип белдерде Камал театры мөдире урынбасары Сәрия Зиннәтова. Әкиятне карап бетергәч балалар фоега ашыкты. Анда бит аларны Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле җанварлар көтә. Бу тамаша өчен сценарийны театрның яшь драматург Илгиз Зәйниев язган.

Илгиз Зәйниев
Шрэклар белән тәрбияләнүче балаларны кызыктыру авыррак, дип белдерә ул. “Сценарий өчен чит ил көйләрен дә кулландык. Музыка сайлаганда мин аптырашта калдым. Миңа элекке “Союзмультфильм”да язылган 200ләп музыка бирделәр. Зур оркестрлар белән яхшы итеп язылган алар. Сүзләре русча булганга кулланып булмады. Бездә мондый әйбер юк, дип елыйсыларым килде. Совет вакытында балаларны тәрбияләү өчен зур эш алып барылган. Татарда безнең кинематография, мультфильм булмау сәбәпле, күрәсең, булган әйберне дә популярлаштыра алмаганбыз. Чыршы бәйрәмендә “В лесу родилась ёлочка” җырының бер куплетын русча, берсен татарча җырлыйбыз. Русчасына бөтен бала кушыла, ә татарчасында тып-тын. Чыршы тирәли әйләнәләр, ә җыр юк”, ди Илгиз Зәйниев.

Илгиз Зәйниевкә татар гаиләләрендәге балалар янына быел Кыш бабай булып та барырга туры килгән. Татар балалары русча шигырь сөйләп бүләк алды, ди ул. Бу хәлгә дә бик-бик аптыраган. Театр “Иң зур татар чыршысы бәйрәме”ндә бүләкне бары тик татарча шигырь сөйләгән балага гына бирергә дигән карар чыгарган.
Равил Шәрәфиев


Хозер Ильяс
- татар бабае

Камал театрының күренекле артисты Равил Шәрәфиевкә үз гомерендә бер генә тапкыр Кыш бабай булып уйнарга туры килгән. Балалар бакчасына барган булганнар. Һәм шунда ул үзенең Кыш бабайны булдыра алмаганлыгын аңлаган. Җәмәгать кешесе булу өчен һәм мәҗлесләр алып бару өчен аерым талант кирәк аңа, ди. Ә татарда Кыш бабайны алыштыра алырдай, зирәк һәм акыллы, миһербанлы бабай бармы соң?

“Хозер Ильяс! Ул изгерәк һәм матуррак. Ул җәй дә, кыш та, яз да безне саклый торган бабай. Кыш бабай инде ул уйлап чыгарылган”, ди Равил Шәрәфиев.

Драматург Илгиз Зәйниев Яңа ел бәйрәмнәрендә яңа ел, кыш, кыш бабай турында гына әсәр күрсәтергә димәгән, татар рухы белән сугарылган яхшы әсәр карагач, фоега чыгып Кыш бабайны да каршылап була бит, дигән фикердә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG